14 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Ислам фәннәре буенча Халыкара олимпиада узды
Бүген Татарстан Милли китапханәсе бинасында BRICS илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котладылар. Олимпиада ислам уку йортлары студентлары арасында Казанда оештырылды.
-
Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуровны искә алу чарасы узачак
16 ноябрь16.30 сәгатьтә Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуровның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узачак дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
-
Кукмарада «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль – ярминкәсе узачак
Киләсе елның 4–5 гыйнварында Кукмарада Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль – ярминкәсе узачак.