5 декабрь 2024 яңалыклары
-
Казанда «Мисс Татарстан – 2025» матурлык бәйгесе кастингы узачак
Катнашуга 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызларны чакыралар, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Казанның 6 меңнән артык мәктәп укучысы йомгаклау иншасы язды
Нәтиҗәләр 18 декабрьгә кадәр билгеле булачак.
-
Татарстан Россия төбәк мәктәпләренә татар теле буенча 17 мең дәреслек тапшырды
Татарстан быел Россиянең башка төбәкләрендәге мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты буенча 17,7 меңнән артык дәреслек тапшырды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Рәисе каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.
-
«Апуш» студиясе Санкт-Петербургтан җиңүләр алып кайтты
30 ноябрь–3 декабрь көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Санкт-Петербург шәһәрендә узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында җиңү яулады, дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.