22 июль 2026 яңалыклары
-
Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды
Әлмәтнең «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасына йомгак ясалды. Быелгы бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Киров өлкәсеннән 38 команда составында 300 дән артык мәктәп укучысы катнашты.
-
Пляж волейболы – яланаяклы спорт
Кояш, комлы яр буе, зәңгәр күккә очучы туп. Бу санда иң җәйге спорт төре – пляж волейболы турында сөйләшербез.
-
Кайбычта – Мәтрүшкә бәйрәме
Кайбыч районы Борындык авылында 7 ел элек бик матур традициягә нигез салына: мәтрүшкә бәйрәме уздыралар. Үлән чәйләре ясау буенча «Нечкәбил» бренды аша таныш Зөлфия Сафиуллинаның күңелендә туа әлеге идея. «Туган җиребездә келәм кебек җәелеп мәтрүшкәләр, башка файдалы үләннәр үскән болын-кырларыбыз, сокланып туймас матур һәм бай табигатебез бар. Җыеп кына ал бит. Элек-электән әбиләребез урман юлыннан кайтып кермәгән. Менә шушы бәйләнешне кайтарыр өчен, Мәтрүшкә бәйрәме оештыру күптән күңелдә йөргән хыялым иде. 7 ел элек башлап җибәрдек, якташларым күтәреп алды, хәзер инде райондагы башка авыллар да кушылды», – ди ул.
-
БДИны 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашу
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Корстон»да 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын 300 һәм 200 баллга тапшырган укучылар белән очрашты.




