«Татарча диктант» акциясендә катнашасыңмы?
Диктантта теләгән һәркем катнаша ала.
8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе узачак.
Катнашучыларга 3 вариант текст әзерләнгән:
— катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романында өзек (Идел-Урал өлкәсе өчен);
— уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым — яшел бишек» хикәясеннән өзек (РФ төбәкләре өчен);
— җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек (чит илләр өчен).
«Татарча диктант» акциясенең быелгы үзенчәлеге — диктантны беренче тапкыр латин әлифбасында язып булачак. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчерелде дип билгеләп үтте «Татарча диктант – 2024»нең куратор Амил Нур.
8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 11:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак. Ул ТР Милли китапханәсендә яздырылды.
Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Дата: 8 ноябрь сәг.10:00. Анда якынча 300 кешегә урын булачак.
Шулай ук анда Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Әлеге күргәзмә ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнде.
Диктантны шулай ук Казан башкарма комитетында да язарга мөмкин булачак. Дата: 8 ноябрь сәг.10:00.
!Башка диктант язу мәйданчыклары белән diktant.tatar сайтында танышып була!
Сезнең игътибарга кызыклы фактлар:
1)Диктантны КФУ һәм шәһәрнең башкарма комитетында язган катнашучыларга китап кыстыргычы бүләк ителәчәк. Аның белән 8,9,10 ноябрь көннәрендә ТР Милли музее һәм Татар китабы йортына бушлай кереп булачак.
2)10 ноябрь, якшәмбе көнне сәгать 11:00да Татар китабы йортында диктантны балалар да яза алачак. Соңыннан гарәп каллиграфиясе буенча дәрес һәм музей буенча экскурсия узачак.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.
P.S. Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин. Оештыручыларга үз
нокталарын билгеләп сайтта теркәлергә кирәк. Диктантны онлайн язучыларга да теркәлергә кирәк. Диктантны кәгазьдә язучыларга исә теркәлергә кирәкми.
Комментарийлар