Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәнне генә түгел, җанны да дәваларга!

Уңайлы мохиттән мәхрүм калу, эмоциональ талчыгу соңгы вакытта тормышыбызда үзен нык сиздерә башлады. Моны җәмгыятьнең тотрыксызлык җимешләре дип кабул итәргәме? Андый очракларда нишләргә? «Сабыйлар» балалар үзәгенең башлангыч мәктәп педагог -психологы Галия Гыйләҗева белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Галия, соңгы елларда психолог профессиясенә игътибар артты. Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә?

– Чыннан да, соңгы вакытта психологларга «сорау», икенче төрле әйткәндә, эш артты. Миндә төгәл мәгълүматлар юк, ләкин кайбер күзәтүләрем бар. Хәзерге заман кешесенә төрле мәсьәләләр буенча психологка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде. Адәм баласына, аның җанына карата кызыксыну элек-электән дә булган. Ә менә соңгы вакыттагы фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр, моңа тагын да киңрәк мөмкинлек бирде. Икенче яктан, психолог хезмәтләре һәркем өчен ачык һәм ирекле. Элегрәк ничек тә исән калу, көн итү (җан асрау) мәсьәләсе актуаль булса, хәзер әһәмияте буенча алардан ким булмаган башка мәсьәләләр өскә калыкты. Кеше яшәр өчен барлык шартларны да булдыргач, тормышта аны икенче мәсьәләләр борчый башлый. Үз-үзе белән калгач, аны «Мин кем, ни өчен яшим, кая барам, тормышымнан канәгатьме?» һәм башка шундый сораулар кызыксындырырга тотына. Тормыштагы күпсанлы стресслар, гаиләдә, эштә аңлашылмаган һәм чишелмәгән мәсьәләләр психологларга мөрәҗәгать итәргә этәрә. Ковид чорында дүрт дивар арасында калгач, күпләргә авырга туры килде, үзчикләү вакытында гел өйдә тору да күп мәсьәләләрне калкытып чыгарды.

  Элегрәк бергәләп яшәгәннәр, күршеләрнең кем икәнен белгәннәр, хәзер исә күп фатирлы йортларда, цифрлы дәвердә яшибез. Кеше күбрәк социаль челтәрләрдә утыра. Аралашу чынбарлык тормыштан виртуаль яссылыкка күчте. Без хәзер индивидуальләшүгә күчеп барабыз. Күп чакта күрше күршесен белми, туганнар бер-берсе белән аралашмый. Кеше менә шушы цифрлы тормышта бер ялгызы гына кала – төркемдәге ялгызлык дип атарга була аны. Информация ташкыны заманында яшибез, мәгълүматны башыңда эшкәртеп бетерергә дә кирәк бит әле! Күп очракта адәм балалары моңа әзер дә түгел. Бу шулай ук белгечләргә мөрәҗәгать итәр өчен сәбәп булып тора.

– «Уңайлы мохиттән чыгу» турында да еш ишетәбез. Галия, ә мохитең уңайлы булгач, нигә аннан чыгарга соң?!

– Уңайлы мохит дигәндә, без иң беренче бу гыйбарәгә нинди мәгънә яшеренгәнлеген аңларга тиеш. Монда ике образны күз алдына китерергә мөмкин. Беренче образ – мәсәлән, кеше, акваланг киеп, читлектә диңгез төбенә төшә, ди. Ә аның тирәсендә акулалар йөзеп йөри. Шунда аңа: «Нишләп син читлектә утырасың, уңайлы мохиттән чыгарга кирәк, әйдә, безнең белән иректә йөз!» – диләр. Ә икенчесе – кеше кырмыска оясында утыра. Анда аны чеметәләр, тешлиләр, уңайсызлыйлар.

«Алай ук начар түгел инде, бөтенесе утыргач, мин дә утырам, торып бассам, кеше нәрсә әйтер, кая барырмын», – дип, үз-үзенә сөйләнеп ала. Шулай булгач, кырмыска оясында утыруын дәвам итә.  Бу ике очракта тактика һәм гамәл төрлечә була. Беренче очракта без уңайлы читлек эчендә калачакбыз, чөнки диңгезгә чыксак, безне акулалар чәйнәп йотачак. Ә икенче очракта, киресенчә, без уңайлы дип белгән мохит бөтенләй дә җайсыз мохит икән бит! Без аңа күнеккәнбез генә. Башка тормышны бөтенләй күз алдына да китерә алмыйбыз. Күндәмлегебез аркасында уңайсыз шартларда яши бирәбез. Әле өстәвенә эчтән күңелебез канәгатьсезлек кичерә, җәфа чигәбез.

Уңайлы мохиттән чыкканда,  чынбарлыкка таянырга, көндәшлек сәләтенә ия булырга кирәк. Чынбарлыкны аек бәяли белүең,  ягъни адекват  реакцияң булырга тиеш. Мин хәзер нәрсә эшли алам яки нәрсә эшли алмыйм, ул миңа булышачакмы, яки ул миңа комачаулармы? Менә шуларны төптән аңлау мәслихәт.

 – Гадәттә, психологка кайсы һөнәр ияләре күбрәк мөрәҗәгать итә?

– Төрле һөнәр ияләре килә: эшмәкәрләр, укытучылар, табиблар, хуҗабикәләр. Монда эш һөнәрдә йөрмидер. Һәр кешенең соравы эчке халәтенә бәйле. Кырмыска оясында утырган кебек хис (дискомфорт) тууның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик, эштә, гаиләдә  аңлашылмаучылык. Еш кына финанс мәсьәләләре  белгечкә мөрәҗәгать итәргә сәбәп булып тора. Кемдер ахыргача шунда утыра, беркайчан да белгечкә бармый. Кемдер сынауны үзе җиңеп чыга, андыйлар да була: үз-үзләренә ярдәм кулы сузалар.

 Мәгълүм ки, адәм баласы тормышында кризис чоры булучан. Бу һәрвакытта да начар, дигән сүз түгел. Аерылышу, якыннарның үлеменнән тыш, җәмгыятьтә яхшы дип саналырга мөмкин вакыйгалар да була. Мәсәлән,туй, бала туу, диплом алу. Бу вакыйгалар кеше тормышын үзгәртеп, гадәти тормыш агымын икенче якка борып җибәрергә мөмкин. Шуннан кешенең үзенә дә үзгәрергә туры килә. Кайбер әйберләргә башкача карарга кирәк була башлый. Ә ул үзгәрешләр һәрвакытта да җиңел генә килеп чыкмаска да мөмкин. Башкалар белән үзара бәйләнеш иң авыртканы да булып куя. Кешене гаепләү түгел, үзеңдә, үз тормышыңда үзгәрешләр кирәклеген аңлау – дөрес юл. Кайберәүләр психологка кызык өчен генә дә бара. Кайберәүләр елап, зарланып алыр өчен килә. (Асылда, ул бернәрсә дә үзгәртергә планлаштырмый да. Аңа шулай уңайлы, ул шулай күнеккән.) Кайберләре психологны өйрәтер өчен килә. «Менә мин ун психологта булдым. Алар – анда шарлатаннар!» – дип, үз дәрәҗәсен күтәрергә тырыша. Шуңа күрә психологка баручыларның барысы да үзгәрергә тели, дип уйларга кирәкми.

   Психологларга күбрәк яшьләр йөри. Алар тормыштагы үзгәрешләргә тизрәк ияләшә, яңалыкларны җәтрәк эләктереп ала. Тагын бер үзенчәлек: психологка хатын-кызлар күбрәк килә. Мин шәхсән күбрәк аналар белән эшлим. Безгә, башлыча, балалары өчен кайгырган һәм үзара мөнәсәбәтләрне рәтләү юлларын эзләп борчылган аналар килә. Психологка аларны сагаю, хәвефләнү хисе китерә.

– Яз көннәрендә кәеф төшү күзәтелә. Аңа каршы ничек көрәшергә?

– «Депрессия» сүзе хәзер теләсә ничек кулланыла. Әмма аның диагноз икәнен онытмаска кирәк. Аны табиб кына билгели, һәм бу диагноз дәвалау таләп итә. Позитив фикерләгез, дип кенә киңәш бирү бу очракта нәтиҗәсез инде. Әле, җитмәсә, ул зыян китерергә дә мөмкин. Кеше уңай уйлар уйларга кирәген үзе дә белә, ләкин  алай эшли алмый. Киресенчә, тозакка керә генә бара. Әгәр кеше көчсезләнгәнен, кәефе төшкәнен сизә башлый икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, үзенең диагнозын ачыкларга тиеш. Бу хәлне үз агымына һич кенә дә  җибәрергә ярамый! Яз һәм көз көннәрендәге күчеш чорында  психик авырулардан интегүчеләрнең  өзлегүе  килеп чыгучан. Бу чорда салкын тиеп авырулар да күп була. Организм үзгәреш чорына шулай әзерләнә, көйләнә. Яз көне витаминнар кытлыгы чоры икәнен дәонытмагыз. Кыш көне кояш нурлары да безгә җитеп бетми. Үзегездә тормышка суыну (апатия) сизәсез икән, табибка, психотерапевтка барырга һәм анализлар тапшырырга ашыгыгыз, чөнки ниндидер витаминнар эчәргә һәм режимны көйләргә кирәк булуы ихтимал. Урамда, кояшта йөрү дә кайчагында бик файдалы. Чирнең  башлангыч чоры булса,  йокларга вакытында яту да бик күп күңелсезлекләрдән коткарырга мөмкин. Әлбәттә, психологик сәбәпләр булуы да бик ихтимал. Бу вакытта инде тәнне генә түгел, ә күңелне, җанны да дәвалау сорала. Монда, мәсәлән, кешенең халәте  кайчандыр яз көне булган фаҗига белән дә бәйле булырга мөмкин. Һәр чирне вакытында ачыклап алып, хәстәрен күрә башларга кирәк, чөнки башлангыч этапта ул җайлырак дәвалана. Кешенең ни өчен бу халәткә кергәнен ачыклау да мөһим.

– Ә эштә «яну» төшенчәсе. Бигрәк тә укытучыларда күзәтелә бу күренеш. Аны булдырмас өчен нишләргә?

– Эмоциональ талчыгу булганда, шулай ук белгечләргә күренергә киңәш итәм. Кайсы этапта икәнен ачыкларга кирәк. Эмоциональ төкәнү тиз, кинәттән генә барлыкка килми бит. Ул – озакка сузылган процесс. Бу моментны шулай ук тикшертергә тырышыгыз. Кызганыч, күпләрнең мондый күнекмәләре юк. Кешеләр түзәргә күнеккән. Моннан әнә шул халәт килеп чыга да инде. Әлбәттә, хәвефле төркемгә (группа риска) кергән һөнәрләр бар. Гадәттә, алар – кешеләр белән эшләүчеләр. Шул ук укытучылар, психологлар үзләре, социаль хезмәткәрләр, шул исәптән аналар һәм башкалар. Монда «алырга һәм бирергә» балансы бозылган булса, эмоциональ талчыгуны көт тә тор. Бу төрле өлкәләргә карый. Шулай ук акчалата бүләк, рәхмәт сүзләре, танылу белән бәйле стресслар да эмоциональ талчыгуга этәрергә мөмкин. Һәр кешенең үз үзенчәлеге. Шуңа күрә алыш-биреш бер баланста булырга тиеш. Күбрәк биреп, азрак алсагыз,  яки күбрәк алып,азрак бирсәгез дә канәгатьлек тумаска мөмкин. «Самозванец» чире, гаеп хисе тойсагыз, шулай ук дискомфорт кичерелә. Бу шулай ук эмоциональ «яну»га китерә ала.

– Галия, балалар тәрбияләүдә төп таяныч нәрсә?

– Беркайчан да идеаль ата-ана дәрәҗәсенә ирешеп булмый. Сез нарасыегызга кирәкле бар нәрсәне дә бирә алмыйсыз. Барыбер кайдадыр хата җибәрәчәксез. Артыгын үзегездән дә, баладан да көтмәгез. Үзегез дә, улыгыз яки кызыгыз да беркайчан идеаль була алмый.  Сез дә, ул да хаталаначак. Һәрнәрсә  уйлаганча гына барып чыкмый. Бу – нормаль хәл! Ләкин бу әле: «Әйдә ярар!» – дип, кул селтәргә дигән сүз түгел. Баланы  чамадан артык кысаларга кертмәскә  кирәк. Аны да, үзеңне дә бар булмышы белән кабул итәргә өйрәнегез. Балага күбрәк таяныч булырга, мәхәббәтеңне күрсәтергә кирәк. Дисциплина ул – мәхәббәтнең бер төре. Төрле кагыйдәләр кертү шулай ук ярату күренеше икәнен дә истән чыгармыйбыз. Еш кына бездә бу төшенчәләрне бутыйлар. Әйтерсең лә алар – капма-каршы төшенчәләр. Юк, ул алай түгел! Әгәр дә баланы яратабыз икән, без аның тормыш иминлеген кайгыртабыз. Бер яшьлек сабыйга уйнарга  пычак бирмиләр бит инде, чөнки аның азагы ничек төгәлләнәсе мәгълүм. Кагыйдәләр әнә шуңа күрә уйлап табыла да. Шуңа күрә замана шартларыннан файдаланырга чакырам. Цифрлы дәвер, замана фәнен үз тормышыбызда кулланырга, яшәешне даими камилләштереп торырга кирәк.

Фото: Галия ГЫЙЛӘҖЕВА архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ