Аджика
Кирәкле әйберләр
- 5 кг помидор
- 1 кг кишер
- 1 кгалма
- 1 кг татлы борыч
- 300 г ачы кызыл борыч
- 300 гсарымсак
- 500 мл көнбагыш мае
- 1 стаканшикәр комы
- ¾ стакан тоз
- 9% лы 0,5 л аш серкәсе
Эш тәртибе:
Ачы борыч һәм сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарабыз дауртача утта 1,5 сәгать кайнатабыз. Шуннан соң тоз, шикәр комы, май һәм аш серкәсен өстибез һәм кабат 1-1,5 сәгать пешерәбез. Иттарткычтан чыгарылган сарымсак белән әче борычны салып, тагын 10 минут кайнатып алабыз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачын каплап куябыз.
Комментарийлар