Логотип Магариф уку
Цитата:

«Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез!»

Борчулы вакытта тынычлык саклау – пәйгамбәрләр юлы, киңәше ул.

"Ягъкуб галәйһиссәлам үз улларына: "Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез", – диде ("Йосыф" сүрәсе, 87 нче аять).

Йосыф галәйһиссәлам ир туганына: "Аларның кылган нәрсәләре сине борчымасын", – диде. ("Йосыф" сүрәсе, 69 нчы аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән тугры дусты Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе тау куышлыгында Мәккә мөшрикләреннән яшеренгәндә Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе, дошманнарның якынлашуын һәм Рәсүлуллаһка зыян салырга мөмкинлеген күреп, куркып калган. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Моны сизеп, Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Өченчеләре Аллаһ булган икәү хакында син ни уйлыйсың?" – дигән. Бу сүзләр нинди авыр хәлдә калсаң да, кайда булсаң да, Аллаһ синең белән бергә һәм бер мизгелгә дә сине калдырмаячак дигәнне аңлата.

Коръәндә: "Безгә Аллаһның язганыннан башка, асылда, берни килмәс. Ул – безнең Яклаучыбыз (Ярдәмчебез һәм Идарә итүчебез). Мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл итсен", – диелә ("Әт-Тәүбә" сүрәсе, 51 нче аять).
 

Фото: © «Татар-информ» (архив)

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ