Логотип Магариф уку
Цитата:

Әстерханда Муса Җәлилгә багышланган чаралар үткәрелде

Әстерханда «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте Муса Җәлилгә багышланган чаралар үткәрде.

15 февральдә Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте һәм «Ак калфак» активистлары 15  февральдә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилгә багышлап чаралар уздырдылар, дип хәбәр итә "Татар-информ" Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте ветераннары Сафия Сәяпова һәм Сорур Мифтяева Муса Җәлил һәйкәле янында Әстерхан дәүләт университеты студентларына татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды.

Шулай ук герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Татар теле укытучылары мәктәпләрдә, мәдәният йортларында викториналар үткәрделәр. Киләче авылындагы рус Совет шагыйре Михаил К.Л. йорт музеенда Муса Җәлилгә багышланган истәлекле почмак бар. Әлеге музейда мәктәп укучылары өчен әдәби сәгать үткәрелде. Чарада шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләделәр. Әстерханга килүе, Киләче авылында 11 көн кунак булуы турында фотохроника карадылар, диелә хәбәрдә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ