Әтисе юлыннан үзе эз салып
Танылган тележурналист Алмаз Гафиятов белән әүвәл телевизор экраннары аша таныштым. Мөлаем, якты йөзе, ягымлы күз карашы, туган телдә берсеннән-берсе матур тапшырулар алып баруы аның милләтпәрвәр егет...
Танылган тележурналист Алмаз Гафиятов белән әүвәл телевизор экраннары аша таныштым. Мөлаем, якты йөзе, ягымлы күз карашы, туган телдә берсеннән-берсе матур тапшырулар алып баруы аның милләтпәрвәр егет булуы турында искәртә иде. Соңгы елларда балаларының татарча белмәүләрен аралашу мохите булмауга сылтау итүче ата-аналарга ачык җавап түгелме соң әлеге егетнең милли телевидениедә ике телдә оста эшләве?
«Таяну ноктасы»нда ул, төрле позициядә торган кунакларның нәкъ кирәкле җирдә сүзләрен бүлеп, фикер җебен өзмичә дәвам иттерә алу сәләте белән бик күп телевизор караучыларны таң калдыргандыр, мөгаен. Күңелгә тынычлык, ял, хозурлык бирә торган баритон тавышы, һәр әйтер сүзен үз урынына куеп, кирәк булса –
уйнатып, кирәксә, җитди мәгънә биреп, тамашачыларны борчыган зур проблемаларны икеләнми чишәргә алынуы белән ул тиз арада әлеге тапшыруны көтеп алырлык алып баручыга әйләнеп куйды. Ә инде Шамил Тарпищев, Марат Сафин, Зиннәтулла Билалетдинов, Глеб Гальперин, Евгений Коротышкин кебек дөньяга танылган спорт йолдызлары белән бергә оештырган «Спорт Тайм» проектында Алмаз үзен рус телендә дә оста итеп әңгәмәләр оештыра алучы зирәк журналист итеп танытты. «Ак Барс» хоккей командасының Казанда узган матчларын татарча алып бара башлавы белән исә бу егет күңелдә көтелмәгән олы бәйрәм ясады.
Сабан туен татарча сөйләткән Атлас
Җәйге саннарның берсенә күпхатынлылык темасына багышланган материал планлаштырган идек. Әмма берничә хатын белән торган ирләргә күпме генә мөрәҗәгать итеп карасам да, берсенең дә журнал укучыларына ачыласы килмәде. Алмазның моннан бер еллап элек эфирга чыккан «Таяну ноктасы»нда Илсөя исемле кызның шушындый гаилә турында сөйләгәне хәтергә төште. Тиз генә Алмазның телефонын табарга кирәк иде. «Соң, ул бит Атлас Гафиятовның улы, Атласка шылтырат», – диделәр бертавыштан хезмәттәшләрем.
Йөрәгем җылынып китте – Атласны белмәскә! Без бит аның белән бер чорда укыдык. Студент елларында ул татарча көрәш түгәрәгенә йөрде. Казан, Арча, Әлмәт Сабантуйларында бүләк алган чаклары да истә әле. Бервакыт «Каенлык» Сабан туенда бәйрәм иткәндә, багана радиосыннан аның таныш тавышын ишеттек. Моңарчы Сабантуйларында татарча рәсми сүз ишеткән юк иде ич. Озак уйлап тормастан, Атласны күрәсе килеп, тавышы килгән якка йөгердек. Гомер күрелмәгән хәл: Атлас, көрәш мәйданына җыелган халыкның йөрәгенә дәрт өстәп, көрәш уеныннан татарча күзәтү алып бара иде. Ул тантаналы тавыш белән мәйданга чыккан һәр көрәшченең исемен атый, биографиясе, титулы белән таныштыра, мәйдандагы көрәшне бәяли, һәр баллның ни өчен бирелүен аңлатып бара иде. Еллар үткәч, мин аңа рәхмәт илә шушы вакыйганы исенә төшергән идем. «И-и дустым, син генәме соң рәхмәт әйтүчеләр, – дигән иде шулчак Атлас. –Баш батырның исемен атаганнан соң, артымнан берәү килде дә кулын йомшак кына итеп иңбашыма салды. Борылып карасам – Минтимер Шәймиев! Ул вакытта ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән чагы. Аннары кулын бирде дә: «Рәхмәт, энем, телебезнең абруен һаман шулай югары тот», – диде Минтимер ага шулчак. Аның Президент буласы шул вакыттан ук билгеле иде.
Университеттан соң күршеләр булып, Атлас «Яшь ленинчы»да, мин «Ялкын»да эшләдек. Дус яшәдек, материаллар кирәксә, бер-беребезгә языша идек. Хәзер дә ул минем мәсьәләне көрәшчеләрчә тиз хәл итте, аның ярдәмендә мин улы Алмаз белән элемтәгә кердем.
Татар журналисты өчен Гиппократ анты
Инде менә мин тележурналист Алмаз Гафиятовның эш урынында – «Яңа Гасыр» телевидениесенең спорт тапшырулары студиясендә. Аның ТНВ телеканалында эшли башлавына быел 13 нче ел киткән. Әлеге вакыт эчендә ул хәбәрләр бүлегендә практика узучы яшь журналисттан алып спорт редакциясе җитәкчесенә кадәр юл узган, тамашачыларның популяр алып баручысына әйләнгән һәм шәхси проектлар төзерлек дәрәҗәгә ирешкән.
Мин әле дә булса, Алмазның шәһәрдә туып үсүенә карамастан, ана телен иң югары кимәлдә белүенә гаҗәпләнеп (һәм сөенеп) бетә алмыйм. Белүгә генә кайтып калса икән! Ул бит, көнаралаш бер сүздә дә икеләнеп калмыйча, экраннар каршында һәр чалымын, һәр карашын, һәр сүзен энә күзе аша үткәреп утырган миллионлаган тамашачы каршында сынау бирә.
– Татар телен камил белүеңнең нигезендә әтиең белән әниеңнең туган телгә булган мәхәббәте ятуына тамчы да шигем юк, шул ук вакытта рус телле балалар үстерүче татар ата-аналары да бихисап. Ана телен болай ярату каян килә? – дип, аңа тәүге соравымны җиткердем.
– Әти-әниләрем татар авылында үскәнгә күрә, дип кенә җавапласам, синең, Ирек абый, һич тә канәгать калмаячагыңны беләм. Чөнки татарча белмәүче яшьтәшләрем дә – татар авылында туып үскән ата-аналарның балалары. Әтием Атлас Гафиятов Казан университетының татар журналистикасы бүлеген тәмамлады. Аларга Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Флорид Әгъзамов кебек милләт мәнфәгате өчен бөтен көчен биреп хезмәт иткән бер төркем талантлы олуг галимнәр белем бирде. Шуның нәтиҗәсе булып, татар теле һәм журналистика факультетларында, табиблар Гиппократка ант биргән кебек, милләткә тугры хезмәт итәргә ант иткән студентлар укыды. Алар татар халкының дөнья тарихы үсешенә керткән өлешен дә, аның фаҗигале язмышын, белемгә, яктылыкка омтылган талантлы милләт икәнлеген дә яхшы аңлаган белгеч булып тәрбияләнделәр. Тормышта да үз халкының мәнфәгатьләрен һәрвакыт өстен куеп яшәделәр. Мондый күренеш бер генә вузда да юк. Без, КДУны узган гасырда тәмамлаган студентларның балалары, шуңа күрә дә татар җанлы булып үстек.
Яучы шагыйрь Мөдәррис
Милләткә хезмәт итү өчен дә тиешле әзерлек чоры узарга кирәк. Әти белән әни генә бу мөмкинлекне тудыра аламы? Әлеге шикләремне Алмаз белән дә уртаклаштым.
– Безнең әти-әни татар булып үсүебез өчен бөтен шартларны тудырды, –
диде ул. – Апам Айгөл белән татар балалар бакчасына йөрдек. Җәйге каникуллар әнием Фиданиянең туган ягында – Кукмара районының Сазтамак авылында яшәүче дәү әти, дәү әни янында үтте. Казандагы фатирыбызга әтинең дуслары – талантлы татар шагыйрь-язучылары Клара Булатова, Миргазиян Юныс, Роберт Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләм, Гос-ман Садә һәм күренекле Сабантуй көрәшчеләре Мәгас Сәхәбетдинов, Әсгать Шәйхетдиновлар өзлексез килеп йөрде. Алар әти бүлмәсендә төннәр буе ни турындадыр гәп коралар, кызып-кызып бәхәсләшәләр иде. Әти-әни әйтүенчә, шагыйрь Мөдәррис абый Әгъләм хәтта, әтигә ияреп, әнине сорарга Кукмарага да кайткан әле. Мөдәррис абый без үскәндә дә кереп йөрде. Кергән саен, букчасындагы «Аккош күле» бакчасында үскән тәмледән-тәмле алмаларына өстәп, балалар өчен чыккан шигырьләр китабын да бүләк итәр иде. «Мин килгәнче, менә бу шигырьләрне ятлап куегыз», – дип, китабына аерым әсәрләрен билгеләп куя торган иде. Шуның өстенә, апам белән икәүләп, Камәрия апа Хәмидуллина җитәкләгән атаклы 2 нче татар гимназиясен тәмамлавыбыз үзе күп нәрсә турында сөйли. Безнең өчен ул гимназия генә түгел, тирән белем биргән академия булды дисәм дә хак булыр. Баштарак өлкән сыйныфларга кадәр математика, физика кебек төгәл фәннәрне яратып үзләштердем. Әмма 10 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан Мәдинә Дәүләтҗановна Гарифуллина укыта башлагач, күңелемдә әллә нинди үзгәреш сиздем. Татар җөмләсенә, татар сүзенә яшеренгән тылсымлы көч мине нәрсәсе беләндер үзенә әсир итте. Мин «Яшь ленинчы» газетасына, «Ялкын» журналына шигырьләр, мәктәп тормышыннан төрле хәбәрләр яза башладым. КФУ тарафыннан татар әдәбияты буенча уздырылган республикакүләм бәйгедә хәтта өченче урынны яулауга ирештем.
11 нче сыйныфта исә «Алтын каләм» конкурсында беренче урынны алырга да насыйп булды.
Математикага гашыйк гимназистның кисәк кенә гуманитар фәннәргә йөз тотуы, шигырь-хикәяләр яза башлавы, газета-журналларда мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләр белән катнашуыннан үзеннән-үзе егетнең һөнәр сайлау вакыты җитүен аңлавын тоясың. Нәүбәттәге соравымны да Алмазга шушы юнәлештә бирергә тырыштым:
– Яшь шагыйрьнең тормышына спорт һәм журналистика ничек килеп керде?
– Спорт белән балачактан дуслаш-тым, – диде Алмаз. – Әти бәләкәй чагымнан көрәш, хоккей, футбол, баскетбол кебек төрле спорт чараларына үзе белән йөртә башлады. Тамчы тама-тама таш тишә дигәндәй, тора-бара спорт ярышларына әтидән башка да бара башладым. Россиянең башка төбәкләрендә аена 3–4 ярыш узса, безнең Татарстанда көненә
20 ләп бәйге үткәрелә. Мондый бәхет тагын кайда бар! Шуңа күрә спорт темасына нәрсә языйм икән дигән проблема тормады, бер генә спорт чарасын да калдырмаска тырыштым. Гимназиядә кечкенәдән атаклы көрәшче Николай Крылов ачкан самбо, дзюдо һәм милли көрәш түгәрәкләренә яратып йөрдем, берара футбол, хоккей белән җенләнеп алдым. Татарча көрәштә кумирларым, үз гомерләрендә бер тапкыр да җиңелү ачысын татымыйча, мәйдан тоткан Айрат Гыйлаев белән Айдар Хәйретдинов булды. Казан Сабантуйларында, башкала беренчелегенә узган бәйгеләрдә үземнең дә уңышларым бар иде, тик төрле ярышлар вакытында алган җәрәхәтләр көрәшнең барлык төрләрен дә ташларга мәҗбүр итте. Әмма хәзергә кадәр корпоратив футбол матчларында катнашып киләм. Менә шушы «тәҗрибәм» мине журналист һөнәрен, аның да спорт төрен сайларга этәрде.
Хоккейны татарчалаштыру
Туган телендә атна саен иркенләп спектакль күрергә хыялланган татар тамашачысының башына берәр вакыт телевизордан татарча хоккей карармын дигән уй килде микән? Ай-һай, бик тә икеле, шулай бит. Әмма андый көн килде. Милли мәгарифебезгә авыр сынау төшеп, мәктәпләрдә туган телдә урта белем алу хокукы бетерелгән 2017 елда булды ул куанычлы вакыйга. «Ак Барс» хоккей командасының Казанда узган матчлары татарча шәрехләнә башлавы кабат татарның башын бер карышка күтәрде. Бу ТНВның зур батырлыгы иде.
– Әлеге проектның тормышка ашуы белән чын күңелдән горурланам, – дип сөйли Алмаз. – Әмма, уен экранда татарча шәрехләнә башлаганчы, нык кына көч куярга туры килде. Әлбәттә, аның төп авырлыгы тапшыруның кирәклеген югарыдагы даирәләргә җиткерә белгән «Яңа Гасыр» телерадио-
компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Әминовка төште. Әйе, хак әйтәсез, әлеге проект туган телебез язмышына «кара мөһер» сукканда барлыкка килде. Шуңа күрә дә тапшыруның максаты спортны популярлаштыру гына түгел, ә татар теле язмышын да кайгырту иде. Татар министрларының, район башлыкларының туган телне татарча хоккей карап өйрәнүләре хакында әйткәннәре бар. Димәк, ана телен саклауда безнең дә өлешебез бар. Әлегә хоккейдан башладык, республикада спортның башка төрләре барлыгын да онытмыйбыз.
Тапшыруларны башларга рөхсәт алу белән, хоккей уенының татарча атамалары юклыгы киртә булып калыкты. Бу минутларда телевидение ветераны Рөстәм Нәбиуллин, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов, журналистлардан әтием Атлас Гафиятов, Радик Сабиров, Илнар Хөснуллин, галим, журфак деканы Васыйл ага Гарифуллинның ярдәмен даими тоеп тордык. Русча еш яңгыраган удаление, бросок, шайба, ловушка кебек сүзләрнең татарча тәрҗемәсен нәкъ менә алар ярдәмендә ачыкладык. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, «Болгар» радиосының танылган журналисты Нияз Рахман, Арча районы хакимиятенең спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовлар белән төрлечә бүленеп, менә дүртенче ел инде уңышлы гына алып барабыз «Ак Барс» матчларын. Әмма яңадан-яңа спорт проектлары төзү өчен махсус спорт каналын булдыру зарур. Спорт ТНВда бер юнәлеш кенә. Спорт темасын яктырту өчен дә эфир вакытын алу бик җиңелләрдән түгел. Проект төзү өчен журналистлар да кирәк. Минем, мәсәлән, ТНВда спорт уеннарыннан турыдан-туры репортажлар оештырасым килә. Спорт журналисты, гомумән, бик җаваплы һөнәр. Күп-ләр аның бурычы экран каршына чыгып, хоккей яки футбол турында гына сөйләп утырудан гыйбарәт дип уйлый. Телевидениедә спорт журналисты булып эшләгәндә, алтын урталыкны таба белү зарур. Спорт дөньясын бик яхшы белү белән бергә, проект тамашачыларга ошарга, бер үк вакытта Татарстан җитәкчелеге алып барган спорт сәясәтен, телевидение командасының теләкләрен чагылдыра белергә тиеш.Ирек НИГЪМӘТИ

Комментарийлар