Белоруссиядә КФУның Каюм Насыйри институты үзәге ачылды
Белоруссия башкаласы Минскида Белоруссия дәүләт технология университеты базасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзәге ачылды дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Әлеге үзәкне ачу тантанасында Белоруссия дәүләт технология университеты ректоры Игорь Войтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, ТРның Белоруссиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Илһам Кашапов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Каюм Насыйри институты җитәкчесе Әлфия Йосыпова, КФУның Каюм Насыйри институты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Шәяхмәтова катнашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар