Болгар ислам академиясе беренче абитуриентларын кабул итә башлады
Болгар ислам академиясе белем бирү хезмәтен күрсәтү хокукын рөсхәт иткән лицензия алды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы.Хәзерге вакытта 2017-2018 уку елына "Ислам хокукы", "Ислам фикере һәм...
Болгар ислам академиясе белем бирү хезмәтен күрсәтү хокукын рөсхәт иткән лицензия алды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы.
Хәзерге вакытта 2017-2018 уку елына "Ислам хокукы", "Ислам фикере һәм тәгълиматы" белгечлекләре буенча докторантурага һәм магистратурага абитуриентлар кабул итү башланды.
Документлар 9:00 - 12:00 һәм 13:00 - 18:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Аларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 йорт адресы буенча алып килергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-34-98.
Комментарийлар