Логотип Магариф уку
Цитата:

Дару үләннәрен ни дәрәҗәдә беләбез?

Бүген – 15 июль –җәйнең кыл уртасы. Табигатьнең иң күркәм, хуш исле, шифалы үлән-чәчкәләргә мул чоры. Быелгыдай явым-төшемнәргә кысмыррак җәйдә дә табигатебез үз нигъмәт-хәзинәләрен шактый мулдан өләш...

Бүген – 15 июль –җәйнең кыл уртасы. Табигатьнең иң күркәм, хуш исле, шифалы үлән-чәчкәләргә мул чоры. Быелгыдай явым-төшемнәргә кысмыррак җәйдә дә табигатебез үз нигъмәт-хәзинәләрен шактый мулдан өләшә. Бакча тулы карлыганы. чиясе дисеңме, суган-кыяры ничаклы!  Ә инде болын-урманнарга чыксаң, андагы хуш исле үлән-чәчкәләрдән һушың китәрлек. Аларның күбесе дару үләне бит. Иң сихәтле чаклары. Томау төшкән яисә баш авырткан саен аптекага дару артыннан йөгермим дисәң, дару үләннәренең иң шифалысын нәкъ менә хәзер – җәйнең кыл уртасында җыеп куюыгыз хәерле. Тик күпләр дару үләннәрен танымый; таныса да, русча исемен белеп тә, татарчасын белмәве бар. Шундыйларга ярдәм итү максатыннан кайбер дару үләннәренең татар һәм рус телләрендәге ничек аталуын тәкъдим итәбез.
Аир (җир тамыры) – аир
Аксыргак – чемерица
Ала миләүшә – анютины глазки, фиалка трёхцветная
Алма үләне (исле ромашка) – ромашка душистая
Алтын тамыр – родиола розовая
Андыз – девясил
Артыш – можжевельник
Арчан – вереск
Ата абага – щитовник
Аю баланы (карга миләше) – бузина, толокнянка
Аюколак – медвежье ушко
Әнеч – тмин
Әнис – анис
Әрекмән – лопух, репей
Әрем – полынь
Әспе (давыл үләне) – спаржа
Бадьян – фенхель, аптечный укроп, бадьян
Балтырган – борщевик
Бака яфрагы – подорожник
Барбарис – барбарис
Басу миләүшәсе – фиалка полевая
Бөер чәе – почечный чай
Бөтнек – мята
Бүре аягы – плаун булавовидный
Бүре шомырты – жостер слабительный
Бүсер үләне – горец почечуйный
Гәзнич (куян тубыгы) – пастернак
Гөлбадран – пижма
Гөлҗимеш – шиповник
Дүләнә (бөгән) – боярышник
Дию борчагы – очиток
Дәфнә – лавр
Елан тамыры – горец змейный
Аксыл зирек– ольха серая
Җилемле зирек – ольха чёрная
Затлы рәйхан – базилик благородный
Зәйтүн – олеандр
Зәйтүн мае – оливковое масло
Зәһәр казаяк – лютик
Йогырт – подмаренник
Йонча гөл – синюха голубая
Кабак – тыква
Казаяк – купальница, лютик, куриная слепота
Кандала үләне – донник
Канлы үлән – чистотел
Кара бөрлегән – ежевика
Кара миләш – арония
Кара җиләк – черника
Каурыйсыман каланхое – каланхое перистое
Керән – хрен
Колмак – хмель
Кызылбаш – кровохлёбка
Кызыл бөрлегән– костяника
Кызыл чатыр – золототысячник
Кориандр (кинза) – кориандр
Кузаклы борыч – перец стручковый
Курай үләне (шома көпшә) – дягиль лекарственный
Кылган – ковыль
Кындырак – костерь
Кыргый карлыган – лапчатка прямостоячая, Иван-чай
Кыр сабыны – мыльнянка
Кычыткан – крапива
Кыярча – огуречная трава
Көтүче сумкасы – пастушья сумка
Күкебаш – медуница
Күгән куагы – терновник
Күке яше – кукушкины слезы
Күкчәчәк – василёк
Күрән – осока
Лимон бөтнеге – мелисса
Мамыкбаш – пушица
Меңьяфрак – тысячелистник
Мурт шомырты – крушина ломкая
Мүк җиләге – клюква
Мәтрүшкә – душица
Наратбаш – хвощ полевой
Нарат җиләге – брусника
Песи үләне – валериана
Сазанак (саз чабыр куагы) – багульник
Саз киез үләне – сушеница топяная
Саз җиләге – морошка
Сары мәтрүшкә – зверобой продырявленный
Сарымсак – чеснок
Сары умырзая (язгы утчәчәк) – горицвет перечный
Сукыр кычыткан – пустырник
Сырганак – облепиха
Сөрәлмә мүк – плаун годичный
Тавык үләне – калужница
Татлы тамыр – солодка
Тәнгут рәваҗы – ревень тангутский
Тигәнәк – репей
Тилебәрән – белена
Турак уты – укроп пахучий
Тузганак – одуванчик
Тутык үлән – вейник
Тырнак гөл – ноготки лекарственные, календула
Төертамыр – ятрышник
Төнбоек – кубышка
Үги ана яфрагы – мать-и-мачеха
Һиндыба – цикорий
Чабыр үләне – чабрец ползучий, тимьян
Чага (агач гөмбәсе) – чага
Чагыр – бадан
Чирәм – горец птичий, спорыш
Чыпчык җилеме – омела
Шиңмәс үлән – цмин, бессмертник
Эт тигәнәге – череда
Ә инде кайсы дару үләнен кайчан җыярга, аларның дәвалау үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Бу хакта Интернеттан, рус телендәге китаплардан үзеңә кирәкле мәгълүматны табарга була. Татар телендәге кулланмалар да бар. Менә аларның кайберләре:

  1. Зыятдинов Ф.С., Нурмөхәммәтов А.Б., Сөләйманова М.М. Ямь һәм дәва, яки дару үләннәре. – Казан: Халкыбыз мирасы, 2015.

  2. Рабинович А.М. Бакчадагы дару үсемлекләре. – Казан: ТКИ, 1990.

  3. Солодухин е.Д. Урман аптекасы. – Казан: ТКИ, 1992.

  4. Харисов М. Дару үсемлекләре. – Казан: Раннур, 1999.

  5. Шәрипова С.Ш. ...дәваларның олысы вә асылы. – Казан: ТКИ, 1992.


Вакыт табыт табып, бу китапларга да күз салыгыз әле. Дару үләнннәре хакында ничаклы бай мәгълүмат бит аларда. Аларны укып, зиһенегезне баетыгыз һәм дару үләннәренең үз сәламәтлегегезне ныгытуда сихәтен күрегез.
          Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ