Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә һәм мәктәп театрларының I Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары старт ала

 Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплар...

 Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары башлана.
Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры оештыра. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 100гә якын гариза килде. Бәйгедә катнаша торган мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахырына кадәр караячак.
Сайлап  алу этаплары графигы:
14 октябрь – 10.00-12.50; 14.30-16.50
17 октябрь – 10.00-12.50; 14.30-16.30
18 октябрь – 10.00-12:50; 14.30-17.50
20 октябрь – 10.00-12.50, 14.30-17.50
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ