«Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясендә кунакта Зәлия Ахунова
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты Башкортстан Республикасының «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова редакциябезгә кереп, чара турында уй...
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты Башкортстан Республикасының «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова редакциябезгә кереп, чара турында уй-кичерешләре белән уртаклашты. «Съездның оештырылуы югары дәрәҗәдә, делегатларның контингенты дөрес сайланган», – диде Зәлия Рәфис кызы. Аны бигрәк тә бөтен дөньяга билгеле булган астрофизик Сөнәев Рәшит Гали улының чыгышы дулкынландырган. «Рухи дөньяны көй баетса, төгәл фәннәр дөньяны тотып тора», – дип нәтиҗә ясады Зәлия ханым.
Сүз, әлбәттә, гаилә, балалар тәрбиясе, татар дөньясы белән бәйле проектлар турында да булды. Анысы хакында «Гаилә һәм мәктәп» журналының алдагы саннарында укыгыз.
Комментарийлар