«Гаилә һәм мәктәп» журналын республика клиник хастаханәсендә дә укыйлар
Халыкка РКБ буларак таныш хастаханәдә вакытлы матбугатка язылу буенча хәйрия акциясе узды. Җитәкчеләр хастаханә ветераннарын «ТАТМЕДИА» җәмгыте канаты астында чыга торган газета-журналларга яздырдылар...
Халыкка РКБ буларак таныш хастаханәдә вакытлы матбугатка язылу буенча хәйрия акциясе узды. Җитәкчеләр хастаханә ветераннарын «ТАТМЕДИА» җәмгыте канаты астында чыга торган газета-журналларга яздырдылар. Клиникада дәваланучылар да читтә калмады.
Чараны ачу тантанасында катнашкан хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белдергәнчә: «Газета-журнал вәкилләренең халык арасына чыгуы – матур күренеш. Заманча технологияләр чорында вакытлы басма матбугатны үз итүчеләр шактый. РКБ һәм «ТАТМЕДИА» җәмгыяте тарафыннан уздырыла торган мондый акция республиканың алдынгы басмалары белән танышырга, шунда ук аларга язылырга мөмкинлек тудыра».
Комментарийлар