Ислам дөньясы фотоларда
Казанда Ислам мәдәнияте музеенда 21 ноябрендә 15:00 сәгатьтә «Император православ Палестина җәмгыяте фотоколлекциясендә Ислам дөньясы» күргәзмәсе ачылачак. Проект дәүләт дин тарихы музее белән берлектә, Ибн Сина исемендәге Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды ярдәмендә әзерләнгән.
Күргәзмә Император православ Палестина җәмгыяте коллекциясеннән XIX–XX гасырлардагы 60 фотографияне тәкъдим итә. Дәүләт дин тарихы музее фондларында сакланган бу сурәтләрдә мөселманнарның көндәлек тормышы, христианнар һәм мөселманнар хөрмәт иткән изге урыннар сурәтләнгән.
Бруно Геншиль, Иван Барщевский һәм Елена Бонфис фотографияләрен Коръән аятьләре, А.С. Пушкин, П.А. Вяземский, М. Ю. Лермонтов, Н. С. Гумилев, О. Э. Мандельштам һәм И. А. Бунинның шигырьләре һәм прозалары тулыландыра.
Күргәзмә кеше һәм гаилә, дога һәм хаҗ кылу, су һәм икмәк, китап һәм белем, тормыш һәм үлем, башка бик күп төшенчәләр – сәнгать образлары, дини традицияләр һәм рус әдәбияты классиклары текстлары аша сөйләшергә чакыра.
Проектның кураторы – Россия гарәпчесе, профессор, Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография музее директоры урынбасары Ефим Резван.
Комментарийлар