Логотип Магариф уку
Цитата:

Каракүл: ярдәм кирәк

6 май көнне Умлы (Омск) өлкәсендәге Каракүл авылында зур каза килеп чыкканлыгы хакында язмаган татар матбугат чарасы калмагандыр, мөгаен. Шул афәтле көннән соң ике ай ярым вакыт узды. Каракүл бүген ни...

6 май көнне Умлы (Омск) өлкәсендәге Каракүл авылында зур каза килеп чыкканлыгы хакында язмаган татар матбугат чарасы калмагандыр, мөгаен. Шул афәтле көннән соң ике ай ярым вакыт узды. Каракүл бүген нихәлдә?  Авыл халкы үзен ничек хис итә? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Миллиард.Татар» сайты zооm аша оештырган матбугат җыелышында.
Умлы татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Радик Миңнеханов белән Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина (Каракүл дә шушы җирлеккә карый) хәзерге вакытта каракүллеләрнең әлеге бәла-казадан соң ничек яшәүләре, казага тарыганнарның бүгенге хәле турында сөйләде.

   Мәгълүм ки, ут чыгып, унбер йортны харап иткәннән соң, каракүллеләр милләттәшләребезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Радик Миңнехановның сүзләренә караганда, Каракүл авылы халкына ун миллион сум акчалата ярдәм җыелган. Татарстан Республикасы – 3, Умлы өлкәсе хакимияте 2 миллион сум акча җибәргән. Милләттәшләребез 5 миллион сум акча җыйган.
Билгеле булганча, әлеге авылның байтак кешесе бер гасыр элек, ислам дине кушканча яшисебез килә, миссионерларның басымына түзеп тормыйбыз, дип, шушы якта туып үскән, барча татар-мөселман дөньясында танылган, атаклы мәгърифәтче Габдерәшит хаҗи Ибраһимовка ияреп, Төркиягә күченә, төрек солтанының ризалыгын алып, Кония янында Бөгредәлик дигән авылга нигез салып, шунда яши башлый. Әлеге авылда яшәүчеләрнең шактыен каракүллеләр тәшкил итә. Бөгредәликлеләр дә, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез дә, еракта, Себер сазлыклары арасында гомер итүче милләттәшләребезнең хәсрәтен йөрәгенә якын алып, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте.
Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев Каракүлгә ике мәртәбә үзе килеп китте. Өч ай буе бездә яңгыр яумаган иде. Васыйл әфәнде икенче килүендә, 13 июль көнне, рәхмәт яугыры, безгә яңгыр алып килде. Билгеле булганча, бер йорт бик иске һәм анда кеше яшәми иде. Инде җиде йорт торгызылды дияргә мөмкин. Бүген-иртәгә сигезенче йорт та әзер булыр дип торабыз. Июль ахырында тугызынчы йорт файдалана башлар. Сентябрьдә, Алла боерса, унынчы йорт та әзер булырга тиеш. Бер генә сум акча күчергән булсалар да, булышкан кешеләрнең барчасына зур рәхмәт! Ходай Тәгалә бу ярдәмне үзләренә унлата, йөзләтә кайтарсын! Авылыбыз өстенә килгән икенче зур сынау бу. 1910 елны, шулай ук янгын чыгып, 27 йорт янган булган. Мондый бәла-казаны берәүгә дә күрергә язмасын! Бурдан кала, уттан калмый, дип әйтәләр. Янгын чыгып бер атна үтүгә үк, ышыгы булганнарга утын, суын бирдек. Беркем дә урамда калмады, бик үк яхшы шартлар булмаса да, ничек тә җайладык, – дип сөйләде үз чиратында Ләйлә ханым.
Шунысы сәер: тикшерү органнары әле хәзер дә янгын чыгуга гаеплене эзлиләр икән. «Мин үземдә бернинди дә гаеп сизмим. Халык ял иткәндә – 2-5 май көннәрендә - өйдә кул кушырып утырмадым. Тракторчыларны көйләп-җайлап, ут чыгу ихтималыннан саклану өчен, авыл янәшәсеннән чикләү буразналары сөрдердем. 6 май көнне менә шушы каза килде. Ут елга аша сикерде. Монда беркемне дә гаепләмәскә кирәк. Нишлисең, корылык! Ни дисәң дә табигать адәм баласыннан көчлерәк, куәтлерәк. Бөтенесен дә күреп-фаразлап бетерү мөмкин түгел», –  дип белдерде бу хакта сүз чыккач авыл башлыгы.
Сүз уңаеннан, мөмкинлеге булганнар әле дә Каракүл халкына булыша ала. Төзелеш кирәк-яракларының хакы күтәрелеп торган бу көннәрдә мондый ярдәм һич тә артык булмас.
Банктан күчерү өчен реквизитлар:
ИНН 5506033835 КПП 550401001 ОКПО 47130520 ОГРН 1035500003516 р/с 40703810045000000080 в Омском отделении №8634 Сбербанка России в г. Омске БИК 045209673 кор/с 30101810900000000673 
Общественная организация Региональная татарская национально-культурная автономия Омской области «Маданият» (ООРТНКА ОО «Маданият») 
644010, г. Омск, ул. Масленникова, 70 – 2 тел.: +7 (3812) 49 45 87, +7 929 366 25 24 E-mail:  tatarlar-omsk@mail.ru
Общественная организация Региональная татарская национально-культурная автономия Омской области «Маданият»,  Председателя Совета -  Р.М. Миниханов.
Милләттәшләргә ярдәмегез кабул булсын. Аллаһ  барыбызны да төрле афәтләрдән сакласын!
 
 
Рәшит МИНҺАҖ

Фото «Татары Омска» төркеменнән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ