Казанның 181 нче мәктәбе укытучылары федераль конкурста җиңү яулады
Казанның 181 нче мәктәбендә тарих укытучысы Ринат Кадыйров һәм чит телләр укытучысы Айгөл Кадыйрова гомуми белем бирү системасында тарихи мәгърифәтчелеккә багышланган методик эшләнмәләр конкурсында беренче урынга лаек булды. Алар «Укучыларның проект эшләрен оештыру буенча иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңү яулады.
Бу җиңү педагогларга Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең « Укытучы. Тарле исемендәге премия» бүләгенә кандидат итеп тәкъдим ителү мөмкинлеге дә бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәйге 2026 елның февраленнән октябренә кадәр узды. Катнашучылар биш номинациядә көч сынашты. Алар дәрестән тыш чаралар үткәрү, укучыларның проект эшләрен оештыру, күпмилләтле Россиянең тарихи мирасын саклау, тарих буенча тикшеренүләр үткәрү һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең цифрлы ресурсларын куллану белән бәйле иде.
Конкурс мәктәпләрдә тарихи мәгърифәтчелекне үстерүгә һәм педагогларның иң яхшы эш тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар