Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда яңа буын филологлар һәм журналистлар диплом алды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең чыгарылыш кичәсе узды. Тантанада бакалавриат һәм магистратураны тәмамлаган 230 ләп яшь белгечкә дипломнар тапшырылды.

Институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов чыгарылыш укучыларын диплом алулары белән котлады. Ул быел 89 студентның укуны кызыл диплом белән тәмамлавын билгеләп үтте һәм яшь белгечләргә киләчәктә уңышлар теләде.

Журналистика юнәлешен тәмамлаучыларны «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов һәм «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләде.

Шамил Садыйков бүген «ТАТМЕДИА» медиахолдингында әлеге институтны тәмамлаган 40 тан артык белгеч эшләвен билгеләп узды.

Чарада «Мәгариф» журналының социаль челтәрләр буенча мөхәррире Гүзәл Закирова да тәбрикләнде.

Чыгарылыш кичәсен концерт программасы бизәде. Сәхнәдә Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева, «Әйдә ШаяРТ» татар лигасы чемпионы, 2025 елгы чыгарылыш укучысы Дилияр чыгыш ясады. Тамашачылар шулай ук чыгарылыш курсы студентлары әзерләгән «Шәлперәймәс егетләр» юмористик чыгышын һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Илнар Каюмов чыгышын алкышлады.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ