Кризис вакытында чыгымнарны киметү ысуллары
Кибеткә кереп бәяләргә күз салуга, йөрәкләр жу итеп куя, киштәләрдә шикәр, тоз һ.б. юк. Бар әйбер кыйммәтләнә, ә хезмәт хаклары шул ук. Шушы шартларда акчаны ничек янга калдырырга дип уйланасызмы? Кри...
Кибеткә кереп бәяләргә күз салуга, йөрәкләр жу итеп куя, киштәләрдә шикәр, тоз һ.б. юк. Бар әйбер кыйммәтләнә, ә хезмәт хаклары шул ук. Шушы шартларда акчаны ничек янга калдырырга дип уйланасызмы? Кризистан югалтуларсыз гына чыгарга теләүчеләргә sravni.ru сайты финанс консультантлары белән кризис чорында чыгымнарны киметүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайлаган. Шул киңәшләрнең берничәсен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
1. Мәҗбүри чыгымнарны гына калдырыгыз.
Ашау һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен күпме акча сарыф итүегез турында язып барыгыз. Транспорт чыгымнарын, кредитлар һәм укыту өчен түләүне дә өстәгез. Туклану продуктларына чыгымнарны системалаштырыгыз һәм көн саен лимит билгеләгез. Гаилә бюджетының башка маддәләрен кыю рәвештә кыскартырга яки бөтенләй берникадәр вакытка алардан баш тартырга мөмкин. Әгәр кредит йөкләмәләре булса, аларны үтәү яхшырак. Әгәр инде финанс хәлегез бик авыр икән, банктан түләүләрне кичектерү турында сорагыз.
2. Зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз.
Сәламәтлек өчен бу һәрвакыт актуаль, ә хәзер икътисади яктан да отышлы. Акчаларны азык-төлеккә һәм даруларга саклап калу мөһимрәк. Сәламәтлегегезне саклагыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Авыруны дәвалау, һәрчак кыйммәтрәк, аның үсешенә юл куймагыз.
3. Көтәргә мөмкин булганда зур әйберләр сатып алудан тыелып торыгыз.
Көнкүреш техникасы, мебель һәм башка кыйммәтле әйберләргә зур ташламалар тәкъдим итсәләр дә, әлегә аларны сатып алуны кичектереп тору яхшырак булыр. Әгәр инде шундый ихтыяҗ туган икән игъланнар сайтларын карагыз. Яңа әйберләр урынына бераз тотылганнарын да алырга мөмкин.
4. Файда белән сатып алырга тырышыгыз.
Әйтик, биш пакетлы тартма урынына 900 граммлы зур пачка алырга була. Уртача алганда мондый хәйләкәр лайфхак исәбенә мобиль элемтә өчен түләүгә күчерергә мөмкин булган берничә йөз сум акчагыз янга калачак. Башка азык-төлек һәм көнкүреш химиясе белән дә шуны ук эшләргә була: файдалырак төргәкләрне алыгыз.
5. Өегездә тәртип урнаштырыгыз.
Кызык, әмма бу факт. Шкафларыгызга янәдән бер күз салып, җыештырып куйсагыз, анда әле канцелярия товарларыннан алып өр-яңа оекбашларга кадәр килеп чыгарга мөмкин. Мондый бер тәртип урнаштыру 1 меңгә кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә, ди белгечләр.
6. Үзегезнең эш-гамәлләрегезне анализлагыз.
Бәлки сез еш кына кирәксә-кирәкмәсә дә кофе сатып алырга гадәтләнгәнсездер яки телефоныгызда төрле күңел-ачу чараларына язылган булуыгыз, аларның инде онытылуы да мөмкин. Мобиль элемтә һәм Интернетка тарифларыгызны тикшерегез. Бәлки алар күптән искергән, ә оператор сезнең өчен тагын да отышлырак вариант тәкъдим итәргә әзердер. Шулай ук ут һәм суны экономияләү турында әйтеп тә торасы юктыр. Шуңа да гадәтләрегезне үзгәртергә туры киләчәк. Кофены, термоҡружкага салып, үзең белән йөртергә мөмкин, белем алу һәм күңел ачу өчен бушлай сервислардан файдаланырга була. Борчылмагыз – кризис ул вакытлы гына күренеш, шуңа күрә бу чикләүләр мәңгегә түгел.
7. Игътибарыгызны саклауга гына түгел, ә яңа керем чыганакларын булдыруга да юнәлтегез.
Тәҗрибәгезне, өстәмә белемегезне керемне арттыру максатларында файдаланырга мөмкин. Шулай ук дәүләттән төрле ярдәм алу мөмкинлекләрен дә өйрәнергә кирәк.
8. Чаманы белегез.
Кризис вакытында чыгымнарны киметү – бик дөрес эш. Әмма һәрнәрсәдә чаманы белү кирәк. Бары тик коры ипи-суда утырырга һәм депрессиядән җәфа чигәргә димәгән. Шулай ук кирәксә-кирәкмәсә дә кибеттән азык-төлек ташу да файдага түгел. Аларны сез кулланып та бетерә алмаска, бозылырга яки файдалану вакыты чыгарга мөмкин. Ә артык ажиотаж бәяләр артуга гына китерә. Шуңа да һәрнәрсәне уйлап эшләү мәслихәт.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фото: http://tykrasotka.ru
Комментарийлар