Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениногорскида мордва халкы кич утыруы булды

Тамашачылар мордва һәм рус халык җырларын көйләгән.

Лениногорск Мәдәният сараенда Гаилә елына багышланган мордва халкы кич утырулары узган. Аны шәһәрнең «Эрзянка» мордва халык ансамбле оештырган. Бу хакта "Татар-информ" ВКонтакте социаль челтәрендәге Лениногорск шәһәре Мәдәният сараеның сәхифәсенә сылтанып, хәбәр итә.

Тамашачылар мордва һәм рус халык җырларын көйләгән, әйлән-бәйлән әйләнгән, такмаклар җырлаган. Кич утыруның кунаклары булып Ивановка авылыннан «Ивушка» ансамбле килгән булган.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Мәдәният сараенда мордва халкының «Вишка лейне» балалар ансамбле дә эшләп килә. Балалар үз милләтенең традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен онытмый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ