Логотип Магариф уку
Цитата:

Максатлары - ярдәм

2024 елда Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары 53 меңлек сумлык грантлар алуга ирешкән. Әлеге грантлар республика гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу хакта тормыш авырлыкларына дучар булган гаиләләрдә тискәре күренешләрне булдырмау максатыннан ата-аналарларга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе барышында Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.

Матбугат конференциясе барышында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларүзләренең эшчәнлекләре, проектлары белән таныштырды. «Социаль юнәлешле коммерциялебулмаган оешмаларның һәркайсы  җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне булдырмау максатында нәтиҗәле эшләсен өчен аларның бердәм хезмәттәшлеге мөһим», ‒ дип билгеләп үтте  Зилә Вәлиева, әлеге оешмаларның гаилә институты өчен әһәмиятле эшләр башкаруын билгеләп үтеп. Мисал өчен, «Аталар берлеге» итимагый оешмасы карамагындагы проектлар җәмгыятьтәге әтиләр статусын күтәрү, ата-бала мөнсәбәтләрен көйләүгә нигезләнгән, берлек үткәрә торган чаралар шушы максатка корылган.  «Ир-ат булып туган», «Әтиләр көне», «Ярдәм кулы» – проектлары шундыйлардан.

«Подросток» берләшмәсе исә Россия Федерациясендә яшүсмерләр өчен иң эре оешмалардан санала. Яшүсмерләрнең көнкүрешен гамәлле һәм файдалы итү максатында биредә 560 белгеч көч куя икән. Берләшмәнең девизы – «Син кайда, шунда» («Там, где ты») әлеге оешма ишекләренең һәр яшүсмер өчен ачык булуын күрсәтә. Шәһәребез буенча гына да 68 «Яшүсмер»клубы эшләве мәгълүм. 14-35 яшь аралагындагы кешеләр өчен берләшмәдәге түгәрәкләрнең барысы диярлек бушка.

Моннан тыш, конференция барышында республикада эшләп килүче социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. «Узып баручы Гаилә елында безнең министрлык тарафыннан 1000 артык чара үткәрелде. Аларны оештыруда коммерцияле булмаган оешмаларының роле зур», ‒ дип билгеләп үтте Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. Аның сүзләренчә, министрлык әлеге оешмалар белән авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм иткәндә хезмәттәшлек итә. Мондый оешмалар арасыннан кимендә унысы ел саен балалы гаиләләргә ярдәм кулы суза, шул рәвешле, 6000гә якын балага булыша дигән сүз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ