Марат Әхмәтов дәүләт бүләкләре тапшырды
Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитештерү, медицина, фән, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармаклары вәкилләренә, иҗат әһелләренә, күп балалы ата-аналарга, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга – барлыгы 48 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, медальләр һәм Президентның Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр тәбрикләнде. Алар арасында «Татнефть», «Татэнергосбыт» хезмәткәрләре, табиблар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре, шулай ук күп балалы ата-аналар бар.
«Ата-ана даны» ордены медале белән Түбән Камада дүрт бала тәрбияләүче Алия һәм Алмаз Хәмидуллиннар бүләкләнде. Шулай ук Балтач районында яшәүче биш бала анасы Людмила Тарасова «Ана даны – Материнская слава» медаленә лаек булды.
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты кафедрасы профессор-консультанты Леонид Попов һәм «БРИКС махсуслаштырылган төзүчесе» ҖЧҖ генераль директоры Динар Бәдретдинов бүләкләнде.
Җавап сүзе белән республиканың атказанган укытучысы Гөлнара Хуҗиева чыгыш ясады. Гөлнара Хуҗиева – Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәгариф системасында 50 ел эшли.
«Бүген биредә Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исемен алу – минем өчен зур дәрәҗә. Мин мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен күрәм. Республика җитәкчелеге ярдәме белән безнең мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Хәзер бу чиста, якты һәм чын-чынлап заманча мәктәп, – диде Гөлнара Хуҗиева. – Без районда алдынгы урыннарда торабыз, ә укучыларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Бу уңышлар артында педагогларның һәм балаларның зур хезмәте тора. Бүгенге мактаулы исем – ул минем хезмәтемә югары бәя, ул миңа алга таба эшләргә көч бирә һәм яңа казанышларга рухландыра», – диде ул.





Комментарийлар