«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары — Әтнәдә
Безнең редакция хезмәткәрләре бүген Әтнә районына юл тоттылар. Биредә Татарстанның күп кенә һөнәри бәйгеләрендә алдынгы булып табылган балалар бакчасы эшли. Ул Күәм авылында урнашкан.Бүгенге көндә бак...
Безнең редакция хезмәткәрләре бүген Әтнә районына юл тоттылар. Биредә Татарстанның күп кенә һөнәри бәйгеләрендә алдынгы булып табылган балалар бакчасы эшли. Ул Күәм авылында урнашкан.
Бүгенге көндә бакчага 32 бала йөри. Ике тәрбия төркеме каралган: кечкенәләр һәм катнаш төркемнәр. Башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән аермалы буларак, Күәм авылы бакчасында дежур төркем эшләп килә. Биредә балалар белән 7.00дән 17.00 сәгатькә кадәр шогыльләнәләр.
Балалар бакчасы мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Тәрбиячеләр нәниләрне беренче сыныфка керүгә әзерлиләр. Бакча җитәкчелеге белдергәнчә, алар мәктәп, ата-аналар белән уңышлы эш алып баралар.
Әтнә районы Күәм авылы балалар бакчасы турында язма «Гаилә һәм мәктәп» журналында чыгачак.
Комментарийлар