“Мәгариф. Татар теле” электрон журналына бер елга язылу игълан ителде
Татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналын хәзер бер елга (4 санга) яздырып булачак. Ул сезгә нибары 400 сумга гына төшә. Һәр санны аерым-аерым яздырган...
Татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналын хәзер бер елга (4 санга) яздырып булачак. Ул сезгә нибары 400 сумга гына төшә. Һәр санны аерым-аерым яздырган очракта, 600 сум түләргә туры килә. Әлеге электрон журнал кварталга бер тапкыр чыга.
“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек һәм, аның ике санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырдык.
“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, практик укытучы өчен кулланма булырлык эш материалларыннан тора.
“Мәгариф. Татар теле” электрон журналы чыгып, укытучылар кулына барып җиткәч, алардан әлеге басма турында уңай бәяләмәләр килде. Буадан Дилә Гыйниятуллина фикере белән сезне дә таныштырабыз.
– “Мәгариф. Татар теле” журналының беренче санын бер тында укып чыктым. Басма миңа бик ошады. Бигрәк тә хәзерге көн өчен актуаль олимпиадага әзерлек турында КФУ доценты Дамир Хөснетдинов әзерләгән материал безнең өчен файдалы. 9 сыйныфлар өчен булган олимпиада биремнәре дә журналда шул рәвешле анализлап бирелсә, без шат булыр идек. Журналдагы тестлар да татар теле укытучылары өчен бик кулай. Мондый тестларны интернет челтәреннән дә, китап кибетләреннән дә табып булмый...
ЯЗЫЛЫРГА
Әгәр язылуда кыенлыклыклар булса, бу хакта magarif@bk.ru адресына языгыз.
Комментарийлар