«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының беренче санына язылу дәвам итә

Татар теле укытучылары өчен махсус нәшер ителә башлаган “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына язылу дәвам итә. Бер санга язылу бәясе — 150,00 сум.

“Мәгариф. Татар теле” татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, практик укытучы өчен кулланма булырлык эш материалларыннан тора.

Басмага язылу өчен magarif-uku.ru сайтының http://magarif-uku.ru/user/ адресы буенча урнашкан «Электронная подписка» бүлегенә керергә кирәк. Аннан соң,  регистрация узып, шәхси кабинетыгызны ачыгыз, каталогтан «Мәгариф. Татар теле» электрон басмасын эзләп табыгыз, «Оформить подписку» төймәсенә баскач, түләүне банк картасы яки телефон аша башкара аласыз. (Мәсәлән, банк карталары рәсеменә басарга, аннары, карта турында мәгълүмат керткәч, «Оплатить» дип басарга)  Түләгәннән соң шәхси кабинетыгыздагы «Мои поступления» бүлегендә (http://magarif-uku.ru/user/inbox/ ) сез язылган басма пәйда булачак. Анда Журнал тышлыгы янында «скачать» дигәнгә басасыз да сезнең компьютерга журнал файлы күчә. Шуны ачып укыгыз, принтерда чыгара аласыз.

“Мәгариф. Татар теле” электрон басмасы татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирү теләге белән булдырылды. Әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча “Мәгариф” журналы инициативасы, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.

Язылуны кичектермәскә киңәш итәбез, электрон журналда сез бүгенге дәрестә үк файдаланырга мөмкин булган мәкаләләр урын ала.

Эчтәлек:

ХИСАМОВА Ф. Дәреслекләребезгә күз салсак

Нинди дәреслек белән укытырга? (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән башлангыч сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре)

ДЕНМӨХӘММӘТОВА Э., МӨКЪТӘСИМОВА Г. Татар теленнән БРТ нәтиҗәләре. Укытучы нәрсәгә игътибар бирергә тиеш?

ГЫЙЛЬМАНОВ Д. Дәрескә яңа таләпләр

ХАЛИТОВА Г. Ялгызлык исемнәрдә (ил, елга, авыл, елга, күл атамаларында) баш хәрефләр

БАРИЕВА Д. Сузык аваз хәрефләре

ШӘРИФУЛЛИНА З. Морфология. Сан сүз төркеме

МӨБАРӘКШИНА Г. Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез

Татар теленнән белемнәребезне тикшерәбез

ХӨСНЕТДИНОВ Д. Татар теленнән олимпиадалар. Сораулар, җаваплар, комментарийлар

САФИНА Р. Татар теленнән олимпиадага әзерләү тәҗрибәсеннән

Татар теленнән олимпиадаларда кемнәр җиңә?

АБДУЛЛИНА Р. «­КЯР», «­КАРЬ» яки «­КӘР»ме?

“Мәгариф. Татар теле” электрон журналы Роскомнадзорда таныклык алган рәсми мәгълүмат чарасы булып тора. Электрон журналда чыккан язма рәсми публикация дип санала.

                                    ЯЗЫЛЫРГА

 

1

2 thoughts on “«Мәгариф. Татар теле» электрон журналының беренче санына язылу дәвам итә

  1. Роза ханым, проблема сезнен банк картасына бэйле булырга момкин. Гомумэн алганда, банк картасы аша тулэгэндэ Система смс жибэрми, сезнен почтага хат кына жибэрэ. Иртэгэ янэ кереп тулэп карагыз. Барып чыкмаса,безнен белэн элемтэгэ керерсез.

  2. Банк картасы буенча берничә тапкыр язылырга тырышып карадым, ләкин уңышсыз. Телефонга смс килергә тиеш диелгән, нишләптер килми.

Добавить комментарий