Милли музей ишегалдында «Йорт» фестивале узачак
6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее ишегалдында «Йорт» мини-фестивале узачак. Ул Казан тарихын, аерым алганда, Островский урамын өйрәнүгә багышланган «Йортлар һәм язмышлар: Вознесенская/Островского» проектына йомгак ясаячак.
«Йортлар һәм язмышлар» проекты берничә ай дәвамында Казанның Островский урамының тарихын, архитектурасын, мәдәни хәтерен һәм бүгенге тормышын өйрәнде. Проектта экскурсияләр, лекцияләр, дискуссияләр, иҗади чаралар һәм пленэрлар уздырылды. Катнашучылар тикшеренүчеләр һәм рәссамнар белән бергә шәһәр урамына яңа караш формалаштырырга тырышты: урамны бары тик шәһәр мохите генә түгел, ә төрле чорлар һәм кешеләр тарихын саклаган үзенчәлекле архив буларак карадылар, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Проектның соңгы чарасы — «Йорт» мини-фестивале. Фестивальдә белем бирү, тикшеренү һәм иҗади программалар бер мәйданда очрашачак. Ул шәһәр тарихына сәнгать, әдәбият һәм музыка аша яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.
Фестиваль программасында:
14:00 – 18:00
“Мәгънәле йортлар”
Милли музей ишегалдында урнашкан кечкенә “йортлар”да музыка, рәсем сәнгате һәм хатирәләргә багышланган параллель нокталар эшләячәк.
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее «винил йорты»н тәкъдим итәчәк. Биредә татар һәм рус классикасын, шул исәптән, Островский урамында
“Хатирәләр” йортында Казан федераль университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы студентлары интервьюлар яздырачак. Бу ноктада иске Казан турында истәлекләрне һәм бүгенге Казан күңелдә уята торган хис-кичерешләрне уртаклашырга мөмкин булаячак.
Өченче нокта – рәсем күргәзмәсе. Биредә август аенда Островский урамында үткән плэнер нәтиҗәләрен күреп була. Борынгы йортларның архитектура детальләре, көндәлек урам тормышыннан күренешләр – болар барысы да сәнгать әсәрләрендә чагылыш тапты.
12:00
Островский урамы буйлап экскурсия
Катнашучылар урамның тарихы, аның йортлары һәм бу шәһәр мохите белән бәйле кешеләр турында белә алачак. Экскурсияне Казан тарихы белгече, Иске йолачылар тарихы музее хезмәткәре Роман Царевский алып бара.
13:00–16:00
Балалар өчен мастер-класслар
Фестивальнең яшь катнашучылары өчен каллиграфия һәм китап эше буенча иҗади дәресләр.
13:00–14:00
«Мең еллык сабырлык» перформансы
Тарих һәм үзеңне танып белү төпкелләренә рухи сәяхәт. Милли музейның идән астында узачак перформанс. Юлдашларыбыз – музыкант Айдар Абдрәхимов белән перформер һәм актриса Альбина Ногманова.
14:00–15:00
Айрат Бик-Булатов лекциясе: «Инкыйлабка кадәрге матбугатта Казан урамнары»
Журналист, шагыйрь һәм матбугат тарихчысы Айрат Бик-Булатов инкыйлабка кадәр чыккан матбугат битләреннән Казан урамнары турында кызыклы язмаларны искә төшерә.
15:00–16:00
Алсу Хафиз лекциясе: «Театрлы Островский урамы»
Мәдәни проектлар авторы Алсу Хафиз Островский урамының театрлы тарихы турында сөйли: татар һәм рус театрлары, тулай тораклар, артистлар, драматурглар һәм сәхнә эшчеләре турында кызыклы фактларны уртаклаша.
Айдар Әхмәдиев лекциясе: «Островский урамында музыка»
Журналист һәм драматург Айдар Әхмәдиев беренче татар операларының тууы һәм Островский урамында яшәүчеләрнең моңа нинди катнашу булуы хакында сөйләячәк. Бөек җырчылар – Зөһрә Бәйрашева һәм Усман Әлмиев турында тыңлар өчен килегез.
16:00 — 17:00
Дискуссия «Казан урамнары хакында ничек сөйләргә?»
Шәһәр тарихын хәзер ничек өйрәнергә һәм бу хакта ничек сөйләргә кирәклеге турында дискуссия. «Йорт» медиапроекты белән берлектә оештырыла.
17:00 — 18:00
Казан шагыйрьләренең чыгышы
Татарская и русская поэзия современного города. Сәхнәдә яшь шагыйрьләр һәм Казанның инде танылган классиклары бергә чыгыш ясый.
Музыкаль программа
18:00 — RÜYA
RÜYA борынгы төрки көйләр һәм җырларны заманча ритмнар белән берләштерә. Татар, кырымтатар һәм төрек җырлары көнчыгыш уен кораллары һәм заманча яңгыраш белән үрелеп, үзенчәлекле музыкаль дөнья тудыра.
18:30 — Elina
Элина Ситдикованың музыкаль проекты бүгенге татар хатынының тормышына багышлана. Элина — профессиональ опера җырчысы, педагог һәм җыр авторы. Аның иҗатында үз-үзеңне ярату, үзең белән һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтләр темалары күтәрелә.
18:50 — МРАҮ
«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясап, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән өр-яңа рэп башкаручы. Сатирик текстлар һәм сәхнәдәге энергия — башкаручының төп «кораллары».
19:00 — K3DERT (Көчдәрт)
Казаннан яшь DIY-төркем. Өч башкаручыдан торган төркем үз иҗатын бер генә жанр белән чикләми һәм җырларын бары тик татар телендә башкара.
18:50 — МРАҮ
«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясап, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән өр-яңа рэп башкаручы. Сатирик текстлар һәм сәхнәдәге энергия — башкаручының төп «кораллары».
19:30 — Айдар Исхаков
Башкортстаннан мультиинструменталист һәм инди-артист. Аның музыкасы тирән блюз, инди-рок, соул һәм башкорт халык мотивларын берләштерә. Айдар Исхаков иҗаты милли музыканы яңача тәкъдим итә.
Уздыру урыны: Татарстан Республикасы Милли музее ишегалды, Казан, Кремль урамы, 2.
Керү: ирекле.
Фото: ТР Милли музееның матбугат хезмәте





Комментарийлар