Логотип Магариф уку
Цитата:

“Нинель Даут кызы Юлтыева кайтты!”

Казан хореография көллияте диварында мәшһүр  балерина, педагог , РСФСРның халык артисты Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты  Нинель Даут кызы Юлтыева хөрмәтенә истәлек  тактасы ачылды. Аны с...

Казан хореография көллияте диварында мәшһүр  балерина, педагог , РСФСРның халык артисты Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты  Нинель Даут кызы Юлтыева хөрмәтенә истәлек  тактасы ачылды. Аны сынчы Зөлфия Мөхәммәдҗанова башкарган.
Нинель Даут кызы Юлтыева Казанга   Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләп килә һәм 1946 –1966 елларда  Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының прима-балеринасы буларак таныла һәм шул ук вакытта балет труппасын җитәкли. 1972 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать институтында хореография кафедрасы  мөдире вазифасын башкара, 13 елдан ул инде профессор дәрәҗәсенә ирешә. Шактый еллар   Мисырда, Венесуэлада балетмейстер, педагог буларак хезмәт куя.  Ә 1998 елдан ул Казан хореография көллиятенең сәнгать җитәкчесе. Шуңа күрә дә Нинель Даут кызы Юлтыева турында сүз әйтергә дип микрофон янына  иң тәүдә аның коллегалары узды.
Ул безнең белән!”
- Нинель Даут кызының безнең арадан китүенә 10 ел. Шуңа да карамастан без һәр көн аңардан нәрсәгәдер өйрәнәбез, аның белән сөйләшәбез, киңәш сорыйбыз,  ниндидер сүзләрен, кызыклы бәяләрен искә төшерәбез. Кайчагында ул булып та сөйләшәбез. Безнең бинаның диварында аның истәлегенә мәрмәр такта  тору безнең өчен горурлык. 10 ел... Шул гомер эчендә Нинель Даутовна хыялында йөрткән күп кенә нәрсәләр тормышка ашты.  Менә хәзер җиде ел инде интернатыбыз эшли, – дип сүз башлады көллият директоры Татьяна Зиновьевна Шахнина.– Ул безнең көллият репертуарында татар спектакле булуын бик-бик  теләгән иде. Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» дип аталган татарча спектакле өстендә эш башларга торабыз. Бик тиздән  сезне премьерага  чакырачакбыз. Көллияткә катастрофик төстә балет заллары җитми иде. Татарстан Рәисе Р.Миңнехановтан шундый зур бүләк алдык. Хәзер балет заллары булачак бинаны төзү өчен проект өстендә эш бара. Нинель Даутовна күзаллаган юлдан барып, ул безнең алга куйган мәсьәләләрне бер-бер артлы чишә барабыз: киңәябез, камилләшәбез. Бу бик мөһим. Ул хәтта йөри алмаганда да, шалтыратып: “Тиз генә “Культура” каналын ач ”, – дия торган иде, – дип, ул остазының гайре табигый сыйфатларын барлады, сәнгатькә гашыйк җан, үзенчәлекле флагман булуын ассызыклады.
                     
Ачылыш тантанасында катнашкан ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова  исә:  “Нинель Юлтыева   эшләү дәверендә Республикадан читтә дә Татарстаныбызны данлаучыларның тулы бер плеядасын укытып чыгарды”,– дип билгеләп үтте. Хореография көллиятенең бүгенге студентларына мөрәҗәгать итеп, республикабызның данын арттырырга һәм мәшһүр педагог укыткан, җитәкчелек иткән данлыклы уку йортында белем алуларын бервакытта да онытмаска  чакырды.
Балет артисты, педагог, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ирина Шәрифҗан кызы Хәкимова белән Татарстанның халык артисты Виталий Николаевич Бортяковның да әйтер сүзләре бар иде.
–  Мин 1970 елны Пермь хореография училищесын тәмамлап Казанга кайтканда, Нинель Даутовна  театрда баш балетмейстер иде. Ул миңа шундук игътибар итеп, чын мәгънәсендә  үзенең миһербанлы кулларына алып эшли башлады.Мәктәп  эскәмиясе артыннан яңа чыккан балеринага үзенең кирәклеген тою бик мөһим. Минем беренче спектальләрем, биюләрем барысы да аның ярдәме белән эшләнде, – дип, хатирәләрен уртаклашты  Ирина Шәрифҗан кызы. Виталий Николаевич исә:  “Әгәр дә шундый ихтыяҗ була икән, хәзер инде аның белән аралашу мөмкинлегебез бар”, – дип сүзен кыска тотты.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, көллият педагогы Вера Закамская студент елларыннан ук  аның җылы канаты астында  булганлыктан үзен Нинель Юлтыеваның “тәрбиягә алган баласы” дип атады.  12 яшеннән япа-ялгызы калган  Нинельне кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел  булырга тормыш үзе өйрәткән,  күрәсең.
Хәтер-хатирә
Бу җәһәттән бер генә вакыйганы искә төшерү дә җитәдер.  1934  елны Ленинград  хореография училищесында  милли бүлек ачылгач, бер елдан Нинель да шунда укырга китә. Бер ел укыганнан соң,  Уфага кайта, әмма китү ягы ай-һай җиңелләрдән булмый. Төн уртасында ишек шакып, өйгә бәреп кергән бәндәләр  әтисен кулга алалар, шул китүдән ул суга төшкәндәй юк була. Атып үтерәләр.  Чемоданнар күтәреп, әнисе белән тимер юл вокзалына төшкән Нинельне, кем кызы икәнен белүгә, поездга да кертмиләр. “Синең анда китәргә хакың юк”– дип кырт кисәләр. Шуның өстенә әнисен ун елга лагерьга озаталар...   Янәшәсендә   ярдәм кулы сузучылар булмаган булса, бүген бөек балерина турында сүз дә буласы түгел иде. Бәхеткә,  Ленинград  училищесының өлкән педагогларының берсе  Александр Ширяев кызга Ленинградка килер өчен юллык акча җибәрә һәм алга таба да һәрдаим ярдәменнән ташламый...
Гомумән, быелгысы  ел  Юлтыевлар өчен шактый истәлекле ел икән.  Бу хакта да Вера Михайловна җиткерде.  Баксаң,  Нинель Юлтыеваның  әтисе, башкорт язучысы, журналист,  Башкорт дәүләт драма театрын оештыручыларның берсе булган Даут Юлтыйның тууына 130, әнисенең тууына  125 ел икән...Һәм дә килеп хәтер китабына язылачак тагын бер вакыйга  – мәрмәр такта ачылу.
Расиха ФАИЗОВА  (автор фотолары)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ