Логотип Магариф уку
Цитата:

Өстәл уены өчен Гран-при Казанга кайта

Әлеге уенда 5 нче сыйныф баласыннан алып өлкәннәргә кадәр катнашучылар булды.

Казан дәүләт техник университеты доценты, химия фәннәре кандидаты Светлана Миңневәгыйз кызы Шәвәлиеваның  Санкт-Петербургта Президент мәдәни инициативалар фонды теләктәшлегендә ел саен уза торган “Граникон - 2024” проектында “Молекуланы җый!” (“Собери молекулу!”) дип аталган өстәл уенының авторы буларак катнашуы хакында җиткергән идек.  

– Бернигә өмет итмәгән идем, чөнки катнашучылар башлыча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан иделәр. Шуңа күрә дә соңгы көнне күргәзмәгә, театрга барасы бар  дип, чарадан иртәрәк тә китеп бардым.   Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында  исемлектә булуымны һәм “Лучшая образовательная игра Конвента авторов и издателей настольных игр Граникон - 2024” номинациясендә Гран-при аласымны белгән булсам,  ахыргача  калган да булыр идем. Бүләк мине икенче көнне генә эзләп тапты,– ди Светлана ханым. Кубокка өстәп кружка да бүләк иттеләр . Анда “Качество – это когда все делаешь правильно, даже если никто не смотрит” (Генри Форд) дип язылган иде, -– ди ул, соңгы яңалыклар белән уртаклашып. 

Иде, ди  чөнки соңгысын алуга ук ватарга да өлгергән. Хәер, анысын  бәхеткә юрыйк.  Светлана Шәвәлиеваны “Молекуланы җый!” өстәл уены аша гына түгел, Менделеев таблицасы төшерелгән телефон чехолы буенча истә калдыручылар да байтак булгандыр.  

Шунысын да әйтергә кирәк: мәгарифкә караган уеннар номинациясе “Граникон”да быел беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Молекула җыю  уенын 5 нче сыйныф баласыннан башлап өлкәннәргә кадәр уйный ала. Уен  химик реакцияләрнең асылын, кагыйдәләрен аңларга, молекуляр массаны исәпләргә һәм шул ук вакытта барлыкка килгән матдәне “химия телендә”  дөрес итеп атарга ярдәм итә.

 

Фотолар Светлана Шәвәлиева архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ