Логотип Магариф уку
Цитата:

“Химия”ле уйныйбызмы?

“Мин кайда да, өстәл уеннары кайда?”– дип шаярта Казан дәүләт техник университеты доценты, химия фәннәре кандидаты Светлана Миңневәгыйз кызы Шәвәлиева.

Шаяруын шарта, әмма бу минутларда ул Санкт-Петербургта Президент мәдәни инициативалар фонды теләктәшлегендә елга бер тапкыр уза торган “Граникон - 2024” проектында “Молекуланы җый” (“Собери молекулу”) дип аталган өстәл уенының авторы буларак катнаша. Нәрсәсе кызык: мәгарифкә караган уеннар номинациясе быел биредә беренче тапкыр тәкъдим ителә, ә әлеге эшләргә күз атучы нәшрият вәкилләре  башлыча Мәскәү, Санкт-Петербургтан икән.

–  “Квадрат” яшьләр үзәге гөр килеп тора. Дүрт көн дәвамында өстәл уеннарына тест уздырачакбыз. Уенны камилләштерү  буенча теләк, тәкъдимнәр дә әйтелергә мөмкин. “Молекуланы җый” уены минем башта инде 3–4 еллап йөргән иде. Уенның иң беренче вариантыннан башлап бүгенгесенә кадәр күп кенә кешеләр уйнады. Уенны 5 нче сыйныф баласыннан башлап өлкәннәргә кадәр уйный ала.  Уенның принцибы җиңел, монда химияне белү мәҗбүри түгел.  Киресенчә, уен барышында уенчы үзе өчен яңалыклар ача бара,– ди Светлана Шәвәлиева.

Аның фикеренчә, Россиянең һәрбер мәктәбендә мондый уен булса, балаларда химия белән кызыксыну бермә-бер артыр иде. 

– Чөнки тәҗрибә шуны күрсәтә: студентлар беренче курска килә дә: “Бездә химияне юньле-рәтле укытмадылар. Мин химияне белмим”,– дип сүз башлый. Ә инде әлеге уенны уйнап карагач, кара әле бик катлаулы түгел  икән бит химия, дия башлыйлар. Өлкән буын  исә: “Без укыганда, мондый әйбер булса,  химияне дә аңлаган булыр идек”, – диләр. «Мин химияне аңлауларын телим. Менә бу уен шуны күздә тотып эшләнде дә», –  ди мөгаллимә. 

 Әлеге уен укучыларга химик реакцияләрнең асылын, кагыйдәләрен аңларга, молекуляр массаны исәпләргә һәм шул ук вакытта барлыкка килгән матдәне “химия телендә”  дөрес итеп атарга ярдәм итәчәк. 

 

Фотолар Светлана Шәвәлиева архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ