Логотип Магариф уку
Цитата:

«Парламент дәресләре-2023» конкурсы җиңүчеләре арасында «Мәгариф» журналы авторы да бар

Татарстан Дәүләт Советы бинасында «Парламент дәресләре–2023» конкурсы кысаларында уздырылган балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, проектлар, видеороликлар, методик эшкәртмәләр буенча республика конкур...

Татарстан Дәүләт Советы бинасында «Парламент дәресләре–2023» конкурсы кысаларында уздырылган балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, проектлар, видеороликлар, методик эшкәртмәләр буенча республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәбрикләде.
«Мәктәпләрдә инде 15 нче ел рәттән уздырылучы Парламент дәресләре елдан-ел кызыклырак була бара», – диде ул. Рәис урынбасары бу проектны тормышка ашыруда үз өлешләрен керткән һәркемне – Мәгариф һәм фән министрлыгын, педагогларны, укучыларны, депутатларны, әти-әниләрне иҗади бәйрәм белән котлады, бу проектның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле бәяләп бетергесез булуын ассызыклады.

Быелгы Парламент дәресләре «Без – Россия гражданнары» исеме астында республиканың барлык мәктәпләрендә 1 – 18 февраль аралыгында уздырылды. Пороект кысаларында ел саен укучылар арасында – иҗади эшләр, укытучылар арасында методик эшкәртмәләр конкурслары уздырыла. Быел ул ун номинация буенча оештырылды. Республика этабына I – XI сыйныф укучыларыннан – 455 иҗади эш, укытучылардан 86 язма килә.
Юрий Камалтынов  Парламент дәресләрен уздыру буенча иң яхшы методик эшкәртмә авторларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырды. Яшь җиңүчеләргә бүләкләрне мәгариф министры урынбасары Рамис Мөҗипов, парламент дәресләрен оештыру һәм уздыру буенча эшче комиссияне рәисе депутат Римма Ратникова, Дәләт Советы секретаре Лилия Маврина, социаль политика буенча комитет рәисе Айрат  Зарипов, депутатлар Светлана Захарова, Шакир Ягудин, Александр Тыгин, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова тапшырдылар. Шунысы сөенечле: әлеге бүләкләү тантанасында быел минем үземә дә катнашу насыйп булды.
Парламент дәресе  – укучыларны сәяси-хокукый яктан үстерүче уртак проект. Ул 2009 елдан бирле гамәлдә.
Тантана Казан мәктәпләре укучыларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ