Танылган галимә Альта Мәхмүтова вафат
Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат булды. «Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», – дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге...
Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат булды.
«Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», – дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова.
Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Альта Мәхмүтова – татар хатын-кызлары эшчәнлеген, Бубилар тормышын тирәнтен өйрәнеп, зур хезмәтләр куйган, күп китаплар чыгарган абруйлы шәхес.
Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә.
«Мәгариф» журналы редакциясе коллективы исеменнән Альта Мәхмүтова гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар