Тарих институтында Көнбатыш Урал алды татарлары тарихына багышланган «Түгәрәк өстәл» узды
Татар-башкорт багланышлары хакында соңгы вакытта шактый сүз куертыла. Хәтта тарихчылар арасында да, хагы бар, нахагы бар дигәндәй, татар-башкорт мәсьәләсендә юрганны үз ягына каерудан ләззәт табучыл...
Татар-башкорт багланышлары хакында соңгы вакытта шактый сүз куертыла. Хәтта тарихчылар арасында да, хагы бар, нахагы бар дигәндәй, татар-башкорт мәсьәләсендә юрганны үз ягына каерудан ләззәт табучылар бар. Бигрәк тә Башкортстанның бериш галимнәре башкортлар санын татарлар хисабына арттырудан да тарсынмый. Тарихи дөреслек нидән гыйбарәт? Бу четерекле мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан соңгы вакытта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институры галимнәре эшчәнлекләрен шактый активлаштыра төште. Әле сентябрь ахырында гына Актанышта «Көнчыгыш Кама аръягындагы татар авыллары» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырганнар иде. Бүген исә Тарих институтының үзендә «Мәгариф» журналы башлангычы белән «Көнбатыш Урал алды татарлары: үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага «Түгәрәк өстәл» булып узды. Утырышны Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов алып барды. Анда шактый кызыклы, уйландырырга мәҗбүр итәрдәй фактларга нигезләнгән чыгышлар тыңланды. Аерым алганда, тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Әхсәнов «Казан ханлыгының Ак Идел олысы», тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов «IX – XVI гасырларда Ык-Агыйдел елгалары аралыгында этносәяси һәм этномәдәни хәл», кече фәнни хезмәткәр Илнар Гарифуллин «Хәзерге Башкортстанда гуманитар фәннәрдә идеологик хикәяләүләр», тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова «XX гасырның икенче яртысында Башкортстан татарларының этномәдәни үсешенә йогынты ясаган факторлар» дигән темаларга чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Таһир САБИРҖАНОВ
Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар