Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-киңәшмә оештырыла
6-8 нче август көннәрендә Казанда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укы...
6-8 нче август көннәрендә Казанда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелә.
Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, пленар утырышы 8 нче август көнне 8.30 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының актлар залында узачак.
Исегезгә төшерәбез, 6-15 август көннәренә август киңәшмәсе билгеләнгән. Быел ул Мөслимдә оештырыла.
Комментарийлар