Татарлыкны, тарихыбызны ничек саклап калырга?
Узган җомгада үземә Актанышның сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернатында булып узган «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдәге актуаль проблемалар» дигән республикакүләм форумда к...
Узган җомгада үземә Актанышның сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернатында булып узган «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдәге актуаль проблемалар» дигән республикакүләм форумда катнашып, чыгыш ясарга насыйп булды.
Бу форум Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, «Мәгариф» журналы редакциясе, Актаныш муниципаль районы администрациясе булышлыгы белән үтте. Анда Кама аръягында яшәүче халкыбыз тарихының үткәне турында тирәнтен үткәрелгән тикшеренүләрен галимнәребез төбәкнең тарих укытучыларына, төрле олимпиадаларда призлы урыннар алган укучыларга җиткерделәр.
Бүгенге көн кадагында торган төп бурычыбыз – милләт баласын тәрбияләү: татарлыкны, тарихыбызны саклап калу, телле, динле булып калу.
Төрле вакытларда төбәгебез берничә административ бүленүгә дучар ителгән. Губерналарга, өязләргә күчереп йөртү тарихыбызны өйрәнгәндә шактый кыенлыклар тудыра. Халкыбызның ул вакытта төрле катлауларга беркетүләр, алмаштырулар ревизия мәгълүматларында ачык күренеп тора. Христианлаштыру да эзсез үтмәгән. Тугандаш башкорт халкыбыз белән ике арага дошманлык хисләре уятучы кайбер кешеләребез мондый буталчыктан бик оста файдаланалар. Ләкин дөреслекне форумда катнашкан галимнәребезнең чыгышларыннан фәнни яктан ныгытылган исбатлаулар аша күрдек. Галимнәребезнең фәнни яктан дәлилләнгән белемнәрен мәктәп укытучылары аша халкыбыз аңына җиткерү бурыч булып тора. Төбәкне галимнәребез белән берлектә өйрәнү дәвамлы булсын иде. Шушындый бердәм эшчәнлек алып барганда гына без татар гаиләсендә тарихыбызны өйрәнүгә һәм милли тормышка кызыксыну уятачакбыз.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә Татарстан тарихы аерым фән буларак укытылмый. Ул Россия тарихы курсы эченә кертелгән. Галимнәребезнең һәм укытучыларыбызның туплаган белемнәрен без үз чиратыбызда вакытында дөрес итеп җиткерербез дигән ышанычта калам.
Фатих САФИН, Мөслим районы Баланлы төп мәктәбенең тарих укытучысы

Комментарийлар