Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан һәм Һиндстан яшьләре хезмәттәшлекне киңәйтә

Казанда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» дигән Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы узды. Аның кысаларында Һиндстан делегациясе белән Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко һәм ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров очрашты. Алар халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү, академик алмашулар, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен уртак проектлар турында фикер алыштылар.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Һиндстан вәкилләрен август аенда узачак «Казан Глобаль яшьләр саммиты»нда катнашырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, республика БРИКС илләренең яшьләр оешмалары белән Халыкара хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә үстерә һәм Һиндстан белән партнерлык багланышларын киңәйтергә тели.

Очрашу нәтиҗәләре буенча уртак проектларны эшләтеп җибәрү һәм хезмәттәшлеккә озак вакытлы системалы характер бирү буенча тәкъдимнәр эшләргә килештеләр, дип хәбәр итә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ