Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары: «Ураза тотканда өч кенә тыелган эш бар!»
«Рамазан аенда ураза тотучы дөрес тукланырга тиеш. Ифтар кылганнан соң (яки авыз ачканнан соң) кисәк һәм күп итеп ризык ашарга ярамый. Мөхәммәд (с.г.с) ашказанын өч өлешкә бүләргә кушкан: бер өлеше -...
«Рамазан аенда ураза тотучы дөрес тукланырга тиеш. Ифтар кылганнан соң (яки авыз ачканнан соң) кисәк һәм күп итеп ризык ашарга ярамый. Мөхәммәд (с.г.с) ашказанын өч өлешкә бүләргә кушкан: бер өлеше - ризык, икенчесе – су, өченчесе – һава өчен. Ураза тотарга теләгән кешенең физик яктан сәламәт булуы да мөһим. Әгәр авырый икән, терелгәч тота уразасын. Бер көнгә бер көн. Әгәр төзәлми торган авыруы булса, табиб белән киңәшергә кирәк. Табиблар рөхсәт итсә – тота, итмәсә – юк. Гомумән, мөселман кеше авырса, һичшиксез, хастаханәгә барырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с) без — мөселманнарга табиб булмаган җирдә яшәмәгез дигән. Укытучы, тәрбияче яки башка һөнәр иясе булмаган җирдә димәгән бит, нәкъ менә табиб дип әйткән», - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин бүгенге матбугат конференциясендә.
Рөстәм хәзрәт чыгышыннан соң сүз алган табиб – КДМУның кафедра мөдире, баш кардиолог Альберт Галявич: «Ашказанын өчкә бүлү кирәклеге хакындагы хәдисне ишеткәнем юк иде. Ә үзем гомер буе шушы хәдис буенча яшим икән», - диде һәм белгеч буларак, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интегүчеләргә ураза тотарга киңәш ителмәвен, ураза тотучыларга нинди ризыклар белән, ничек туклану кирәклеген бәян итте. Бу хакта “Казан” университет клиникасы табиб-эндокописты Айрат Зыятдинов та тәфсилләп бәян итте.
«Суны ашый башлаганчы эчәргә кирәк. Гомумән, чиста су эчү яхшы. Чәй, кофе су эчәсе килүне басмый. Шулай ук шикәр комы кушылган соклар да. Ифтарны җиләк-җимеш белән кылу әйбәтрәк, чөнки аларда фруктоза күп, ә ул бик тиз эшкәртелә. Ризыкта баланс булырга тиеш: аксымнар, майлар һәм углеводлар. Ике йомырка аксымга булган көнлек минималь ихтыяҗны каплый. Чикләвекләр дә - аксым чыганагы. Аксым һәм майлар эчетелгән сөт ризыкларында да күп. Әлбәттә, кешенең нинди хезмәт башкаруыннан чыгып, бу матдәләргә ихтыяҗы үзгәрә», - диде ул.
Рамазан әле ашау-эчүдән генә тыелу түгел, гайбәттән, начар сүзләрдән һ.б. тыелу диләр. Бу сүзләрне шәрехләп мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин:
«Ураза тотканда өч тыю бар: ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәттән. Ә гайбәттән тыелу керми, чөнки кояш баегач гайбәт сөйләргә ярый булып чыга ич. Начар сүз сөйләмәү ул ураза шарты булып тормый. Тора да алмый. Мондый гамәлдән кеше уразалы булса да, булмаса да тыелырга тиеш», - диде.
Комментарийлар