Теләчедә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалды
Теләче районы мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында укучыларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды. Әлеге балалар аз керемле, күпбалалы, мохтаҗ,...
Теләче районы мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында укучыларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды. Әлеге балалар аз керемле, күпбалалы, мохтаҗ, социаль яктан авыррак хәлдә яшәүче гаиләләрдән.
Елдагыча, сабыйларга портфельләрне «Газпром Трансгаз Казань» җәмгыяте бүләк итте.
Бу очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантювның урынбасары Марат Әхмәтҗанов, ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты.
Комментарийлар