«Тукай әкиятләре дөньясында» хисләнеп
Тукайның туган ягы булган Арча төбәгендә – Кушлавычта, Кырлайда узган Шигырь бәйрәменә быел да яшь рәссамнар бик сөенеп катнашты. Чөнки бәйрәм кысаларында «Тукай әкиятләре дөньясында...
Тукайның туган ягы булган Арча төбәгендә – Кушлавычта, Кырлайда узган Шигырь бәйрәменә быел да яшь рәссамнар бик сөенеп катнашты. Чөнки бәйрәм кысаларында «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да уза.
–«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсында безнең укучыларыбыз беренче генә катнашуы түгел. Быел ике укучыбыз бәйгедә җиңү яулады. Шуңа да карамастан алты укучы, ике укытучы, әти-әниләр җыйнаулашып юлга кузгалдык. Тукайның туган ягына аяк басу өчен менә дигән форсат бит бу! Балалар Тукай музеенда булдылар, аның шигъриятенең бөеклеген тойдылар пленерда рәсем ясарга да өлгерделәр. Арчада узган Шигырь бәйрәме елның-елында язучылар катнашында бик масштаблы, җылы, дустанә шартларда уза. Моның өчен без Арча хакимиятенә дә, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына да рәхмәтлебез, – ди Казанның 5 нче сәнгать мәктәбе укытучылары Татьяна Бердникова белән Айгөл Вәлиуллина беравыздан.
Бәйгедә быел беренче генә тапкыр катнашуларына карамастан Казанның 7 нче сәнгать мәктәбе укучылары жюрины шаккатырды. Дөресрәге, җиңү яулаган эшләрнең авторларын барлый башлагач, аларның шактые әлеге мәктәптән булуы ачыкланды.
Хәзер инде безнең укучыларыбыз да Тукайның кайда тууын үз күзләре белән күреп кайттылар,– ди аларның укытучылары Наталья Ларионова, үзенең шәкертләре өчен сөенеп.
Расиха ФАИЗОВА

Комментарийлар