Логотип Магариф уку
Цитата:

«Уенчык» балалар бакчасында музыкаль-әдәби кичә

183 нче балалар бакчасында «Гаилә елы» уңаеннан музыкаль-әдәби кичә узды.

"Уенчык" 183 нче балалар бакчасында "Гаилә елы" уңаеннан шагыйрә, Каюм Насыйри, Абдулла Алиш премияләре лауреаты Рәхимә Арсланова иҗатын үз эченә алган бик матур музыкаль-әдәби кичә узды.

Чарада шагыйрь А. Алиш премиясе лауреаты Ленар Шәех, бик күп  методик әсбаплар авторы Кафия Закирова, күп балалы гаиләләр, Казан аккалфаклылар активы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты, дип хәбәр итә 183 нче  балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Матур кичәне оештырган өчен 183 нче балалар бакчасы коллективына, бакча мөдире Гөлназ Наилевага, "Ак калфак" Казан бүлеге активы Рузилә Абдуллинага ихлас рәхмәтләрен  белдереп "Ак калфак" оешмасының Казан бүлегегеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ