Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучы Ватанны сакларга һәм эшкә өйрәнәчәк

Бу хакта «Төбәк белән идарә итү үзәге»ндә узган туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Быелның 1 сентябреннән өлкән сыйныф укучылары өчен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы укытыла башлаячак. Анда балалар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәнәчәк, беренче ярдәм күрсәтү һәм хәрби әзерлек күнекмәләре алачак.

Үсеп килүче буынга һөнәри юнәлеш бирү – заман таләбе. Шуңа да әлегә кадәр укытылган  технология  дәресләрендә  хезмәткә күбрәк өстенлек биреләчәк.  

Шунысын да әйтик: 6–11 нче  сыйныф укучылары өчен 2023 елның сентябреннән  мәктәпләрдә  профориентация минимумы программасы буенча белем бирү гамәлдә. Монысы  пәнҗешәмбе көннәрендә  дәрестән тыш эшчәнлек  формасында үткәрелеп  килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ