Логотип Магариф уку
Цитата:

Укуда да сынатмыйбыз, ял да итә беләбез

Менә тагын бер уку елы артта калды. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары да үсеп килүче яшь буынга ныклы белем, төпле тәрбия бирү өстендә эзлекле эш алып бардылар. Дөрес, ил буенча авыл җирлегендә...

Менә тагын бер уку елы артта калды. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары да үсеп килүче яшь буынга ныклы белем, төпле тәрбия бирү өстендә эзлекле эш алып бардылар. Дөрес, ил буенча авыл җирлегендә булган вазгыять безне дә читләтеп үтмәде: мәктәбебездә укучылар саны кимүгә таба бара. Бездә бу уку елында 57 бала белем алды.
Фәннәр буенча Бөтенроссия олимпиадаларының район этабында катнашып, 4 укучыбыз җиңүче булды, 5 укучыбыз призлы урыннар яулады. 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр елы уңаеннан язучылар һәм шагыйрьләр катнашында үткәрелгән «Аулак өй-баттл» проектында укучыларыбыз мәктәптә җиңү яулап, Казан шәһәрендә дә сынатмады. Ә милләте буенча рус кызы булган Анастасия Захарова, татарча чатнатып шигырь сөйләп, махсус дипломга да лаек булды. Бу кызыбыз район Мәдәният йорты сәхнәсеннән дә татар шигырьләрен яңгыратты.

Укучыларыбыз элек-электән спортны да үз итә. Район күләмендә ел дәвамында җиңел атлетика, шахмат, милли көрәш, чаңгы ярышларында яратып чыгыш ясыйлар. Искәндәр Мостафин милли көрәш буенча, Фәнзил Имамиев чаңгы ярышында район чемпионнары булдылар.
Укучылар өчен оештырылучы фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә, рәсем конкурсларында призлы урыннар алып, диплом һәм грамоталарга лаек булучыларны һәр атна саен үткәрелүче гомуми линейкаларда билгеләп үтәбез, бүләкләрен тантаналы шартларда тапшырабыз. Әле менә ел ахырында гына йомгак ясалган «Укучының мәдәни көндәлеге» республика бәйгесеннән дә шатлыклы хәбәр килеп иреште: безнең IV сыйныф укучыбыз Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, район күләмендә җиңү яулап, Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакыру алды.


Мәктәбебезне IX сыйныфта – 5, XI сыйныфта 3 укучы тәмамлады. Алар чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырлар дип өметләнәбез.
Һәр елдагыча, бездә җәйге яллар вакыты бик җаваплы чор булып санала: балаларның җәйге сәламәтләндерү һәм хезмәт һәм ял лагерьлары оештырыла. Быел сәламәтләндерү лагеренда – 35, ял һәм хезмәт лагеренда 15 бала ял итә. Биш яшүсмер эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштырылды. Әлбәттә, бу эшләр лагерь җитәкчеләреннән дә, тәрбиячеләрдән дә өстәмә җаваплылык, тырышлык сорый. Алар җәйге яллар вакытында укучыларыбызның тормыш иминлеген, сәламәтлеген саклау белән бергә ялларны күңелле дә, файдалы да, кызыклы да итеп оештыру өчен барлык осталыкларын кулланалар.
Миләүшә ИМАМИЕВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Автор фотолары

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ