Укытучының сәламәтлеген кем кайгыртыр?
Бүгенге укытучының бөтен вакыты диярлек мәктәптә уза: дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, өй эшләрен тикшерү, педсоветлар һ.б. Аңа өйдә дә ял итәргә туры килми: иртәгәсе көн дәресләренә хәзерләнергә кирә...
Бүгенге укытучының бөтен вакыты диярлек мәктәптә уза: дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, өй эшләрен тикшерү, педсоветлар һ.б. Аңа өйдә дә ял итәргә туры килми: иртәгәсе көн дәресләренә хәзерләнергә кирәк. Моннан чыгып шуны әйтәсем килә: укытучының эш вакыты ставкада каралган атналык нагрузкадан ике-өч тапкырга узып китә. Шулай булгач, 10 – 15 ел эшләгән укытучыда педагогик кризлар – үз хезмәтеннән канәгать булмау күренеше күзәтелү бер дә гаҗәп түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, һәр өченче укытучының социаль адекватлылык дәрәҗәсе невроз белән авыручыларныкы кебек яки алардан да түбәнрәк.
Югары мәшгульлек белән бергә укытучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлардан түбәндәгеләрне әйтеп булыр иде: сөйләм органнарына артык нагрузка сулыш органнарында үзгәрешләргә, йөрәк кан тамырлары системасы авыруларына китерә. Нерв системасының, психик халәтнең туктаусыз киеренкелеге – йөрәк авыруларына, ашказаны һәм уникеилле эчәк яман шеше авыруына, неврозга, күзләрнең киеренкелеге –күрүнең началануына, аз хәрәкәтчәнлек – остеохондрозга, вертикаль хәлдә озак тору – аякларда варикозга, уку бүлмәләрендәге бактерия-микробларның күплеге эпидимик авыруларга китерә. Шулар өстенә хәзер компьютерлардан килә торган электромагнитик нурларның тискәре тәэсире дә өстәлде. 10 – 15 ел эшләгән укытучыда инде гипертоник авыру билгеләре күренә башлый. Укытучылардагы авыру билгеләре күренү нинди фәнне укытуына да бәйле әле. Лингвистик, физика-математика, иҗтимагый фәннәрне укытучылар авыруларга тизрәк бирешә. Статистика күрсәткәнчә, укытучы хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 70, ә ирләрнеке 60 яшь.
Укытучының бүгенге хезмәт шартлары үз сәламәтлеге турында кайгыртырга мөмкинлек бирәме соң? Кая ул?! Дәүләт төшергән программаны үтәү максатыннан укытучы теләсә кайсы авыруны аяк өсте уздырырга тырыша. Системалы рәвештә дәвалану узарга тиешле укытучының бүген иң гади бушлай медицина хезмәт күрсәтүләрен алырга да вакыты юк. Бүгенге хезмәт шартлары моннан мәхрүм итә аны. Бөтен цивилизацияле илләрдә укытучылар социаль пакет белән тәэмин ителгән заманда, безнең укытучыларга анысы да юк бит. Көнбатыш илләрдә пакетның булмавы сирәк күренеш булса, бездә пакетның булуы – сирәк күренеш. Нинди пакет соң ул? Хезмәт хакына өстәмә социаль льготалар алар. Мәсәлән, өстәмә пенсия һәм медицина иминиятләштерүе, тормышны иминиятләштерү, процентсыз кредитлар бирү, туклану өчен түләү, элемтә чаралары өчен түләү, яңа профильгә, белемен күтәрү буенча укыту, коммуналь түләүләр, балаларын мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тоту һ.б. өчен укытучыга өстенлекләр бирү. Бүген укытучы үзенең хезмәт хакыннан бетмәс-төкәнмәс дәреслек, китаплар, оргтехника, информация күчергечләр, кәгазьләр, оргтехникага буяулар, канцтоварлар алырга мәҗбүр. Соңгы елларда күп укытучылар үз исәпләренә түләүле квалификация күтәрү курсларында укып, икенче югары белем алырга мәҗбүр булды. Җитмәсә, белемне күтәрү курслары да түләүлегә әйләнә бара. Дәүләткә хезмәт итәр өчен, дәүләтнең социаль заказын үтәү өчен шулай чыгымлана бит ул. Шулар өстенә бит төрле фондларга акча күчерергә дә мәҗбүр ителә укытучы. Конкурс-конференцияләргә дә укучысын җитәкләп үз акчасына йөри әле ул. Сәламәтлекне ныгыту турында нинди сүз булырга мөмкин!
«Газпром»да эшләп пенсиягә чыккан танышымның пенсиягә киткәндә квартира алырлык акча белән, төп пенсиягә өстәмә икенче пенсия белән, ел саен ял йортына бушлай юллама белән озатылуын күреп, көнләшеп тә куйдым. Көнләшмәслекмени!
Безнең илдә укыту эшчәнлеген яхшырту буенча меңәрләгән рецептлар бар, ә укытучының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру буенча уйланырга кирәк әле.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Комментарийлар