Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбе укытучылары грант отты

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары коллективы чагыштырмача зур түгел, әмма яшь буынга төпле белем бирергә дип тырышып хезмәт куючы хезмәттәшләребез дә бар. Бүген шулар турында берничә сүз әйтәсе...

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары коллективы чагыштырмача зур түгел, әмма яшь буынга төпле белем бирергә дип тырышып хезмәт куючы хезмәттәшләребез дә бар. Бүген шулар турында берничә сүз әйтәсем килә.
Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү максатыннан ана телендә предметларны укытуга нигезләнгән проект эшләрен гамәлгә ашыру өчен грантлар бирә торган республика конкурсы игълан ителгәч, соңгы өч елда аеруча күләмле эш нәтиҗәләре булган безнең өч укытучыбыз, үзләренең проект эшләрен әзерләп, кирәкле документларын җыеп тапшырдылар. 8 июнь көнне шатлыклы хәбәр дә килеп иреште: мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Наил кызы Гыймадиева белән химия һәм биология укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина мәртәбәле комиссия карары белән җиңүче дип табылдылар.
Гүзәлия Наилевна – 2021 елда югары квалификация категориягә лаек булган укытучы.
Соңгы өч елда гына да ул үз фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында 6 җиңүче, 2 призлы урын яулаган укучы әзерләде. 2019 елда аның укучысы Энҗе Галимова яшь язучыларның «Илһам» Бөтенроссия бәйгесе финал турында катнашты. Ә икенче бер укучысы Дәлия Садыйкова «Әхмәт Гадел укулары» республика фәнни-гамәли конференциясендә II урынны яуласа, Галимҗан Баруди исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә лауреат исеменә лаек булды.
Энҗе ханым сыйныфтан тыш эшләрне оештыруга да зур игътибар бирә: татар теле һәм әдәбияты атналыклары, әдәби кичәләр, иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашулар үткәрә. Мәсәлән, 2020 елда галим-язучы Тәлгат Галиуллин һәм язучы Фәүзия Солтан белән иҗади кичә үткәрде. 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар шагыйрәләре белән «Аулак өй-баттл» иҗади ярышын үткәрүгә зур көч куйды.

Ул үз өстендә эшләүгә дә нык игътибар бирә, эш тәҗрибәсе белән район укытучылары белән дә теләп уртаклаша. 2019 елда ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класс бәйгесендә катнашып, Казан шәһәрендә финал этабында чыгыш ясау хокукына ия була.
Икенче грант иясе булган Галия Гыймран кызы Нәбиуллинаны мәктәбебездәге иң тәҗрибәле укытучы дисәк тә ялгыш булмас. Ул – көчле эрудицияле, талантлы укытучы. Үз предметын тирән белүе һәм яратуы белән аерылып тора. Хезмәт эшчәнлеген дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларның бербөтен булып әверелүенә ирештереп оештыра белә. Ул –  гади укытучы гына түгел, ә әйдәп баручы. Район укытучыларының иҗади эшләүче төркеменә керүче буларак, башкаларны да кызыксындыра һәм үз артыннан ияртә белә. Һәртөрле яңалыкны отып алып, үз эшендә предмет буенча укучыларның белемен күтәрүгә юнәлтә. Нәтиҗәдә  соңгы өч ел эчендә ул Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында химия буенча 5 җиңүче һәм бер призлы урын алучы, биология буенча 2 җиңүче һәм 5 призлы урын алучы, экология буенча 1 җиңүче әзерләгән. Әле тагын шушы вакыт эчендә химия буенча республика «Олимпка юл» олимпиадасында 3 призлы урын алучы укучыны да тирән белемле иткән.

Галия Гыймран кызының укучысы Фирдус Миңнәхмәтов, Идел буе регионара «Зур химиянең киләчәге» дип аталган конкурсның ике этабын да уңышлы узып, II дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның укучылары химия фәне буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда да югары баллар җыялар: шул ук Фирдус Миннәхмәтов – 95 балл, Энҗе Галимова 96 балл җыеп, укуларын югары уку йортларында дәвам итәләр.
Галия Гыймрановна район буенча бердәм дәүләт имтиханы бирү өчен химия фәнен сайлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә актив эшли. Бу уку елында мәгариф бүлеге тәкъдиме белән шушы укучыларга айга ике тапкыр Балык Бистәсендәге 1 нче гимназиясе һәм Яңа Арыш урта мәктәбе базаларында консультацияләр үткәрде. «Быел район укучыларының нәтиҗәләре арасында химия фәне буенча 90 балл чиген узган 2 укучы, 80 балл чиген узган 3 укучы бар икән – бу Галия Гыймрановнаның да зур өлеше», – ди район мәгариф бүлеге методисты Фәридә Шәрипова. Бу тәҗрибәне тагын да киңәйтеп, проект эше итеп оештырырга, дигән фикерләрен дә җиткерә.
Галия Гыймрановна 2012 елдан бирле химия буенча бердәм дәүләт имтиханнарының киңәйтелгән җавап өлешләрен тикшерү буенча республика комиссиясе әгъзасы да әле. Шуңа күрә ул район, республика укытучылары каршында укучыларның имтиханга әзерләнгәндәге типик хаталарын анализлап чыгышлар ясый. Күрше Теләче районы мәгариф бүлегенең чакыруы буенча да аларның химия укытучылары белән тәҗрибә уртаклаша, сорауларына җаваплар бирә. Әле апрель аенда гына да КФУның укытучыларның белемен күтәрү һәм педагогик кадрларны яңадан әзерләүче Идел буе регионара үзәгенең соравы буенча республика укытучылары өчен Zoom платформасы аша эксперт буларак чыгыш ясавы үзәкнең методистлары тарафыннан югары бәяләнде.
Мәгариф өлкәсендә озак еллар буена нәтиҗәле хезмәтләре өчен Нәбиуллина Галия Гыймран кызына 2020 елда Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Дамир НӘБИУЛЛИН,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ