Логотип Магариф уку
Цитата:

Ярату урынына - акча

Журналыбызның алдагы саннарыннан берсендә гаилә психологы, коуч-тренер, Россия психиатрлар җәмгыяте әгъзасы Алсу Алпарова белән төрле һөнәр ияләренең депрессиягә төшү, үз профессиясендә «янып, көлгә ә...

Журналыбызның алдагы саннарыннан берсендә гаилә психологы, коуч-тренер, Россия психиатрлар җәмгыяте әгъзасы Алсу Алпарова белән төрле һөнәр ияләренең депрессиягә төшү, үз профессиясендә «янып, көлгә әйләнүе» хакында язма биргән идек. Бүген без аның белән бергә селфхарм күренеше турында сөйләшербез. Үсмерләрнең мәктәптә яки гаиләдә алган психологик күңел җәрәхәтләре аркасында яки социаль челтәрләр йогынтысында үз-үзләрен яралауларын әнә шулай безнең өчен өр-яңа термин белән – селфхарм дип атыйлар.

–Алсу Камилевна, икътисадта бер-берсен алыштырып килүче төрле озынлыктагы фазалар була. Алар яңа уйлап табулар һәм технологияләр үсешенә бәйле рәвештә туа. Психологиядә сугышлар яки икътисади тирбәлешләргә бәйле шундый вакыт аралыклары булырга мөмкинме? Минем фикеремчә, җәмгыятьнең психологик хәле әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә турыдан-туры бәйләнгән. Нәкъ менә алар безгә тәэсир итә торган факторлар булып тора.
–Минем психологияне төрле чорларга бүлеп карау белән очрашканым юк. Ә менә аерым буын кешеләренең сугыш һәм анда җиңүгә бәйле рәвештә холык-фигыльләренең үзгәрүе турында мәкаләләр укыганым бар. Дөньядагы яки аерым илдәге икътисади һәм сәяси процессларга карап, психологияне төрле чорларга бүлеп карау, гомумән, мөмкин түгелдер дип уйлыйм. Бер мисал китерим. Коронавирус пандемиясе башлангач, җәмгыятьтә тынгысызлык туды, чөнки аның кайчан бетәсе дә, киләчәк буыннарга ничек тәэсир итәсе дә билгеле түгел. Хәзер тагын да куркынычрак яңа штамм – омикрон барлыкка килде. Шуның белән тәмамланырмы, әллә коронавирус зәхмәтенең очы кырые күренмиме? Билгесезлек кеше өчен бик авыр, ул аны иминлектән яздыра.
Табигатьтәге вакытлы үзгәрешләр, ел фазаларының алмашы психологик авыруларның көчәюенә китергәне билгеле. Кәефнең үзгәреп торуы, депрессия, өлкәннәрдә генә түгел, балаларда да күзәтелә. Һәр чорның үз проблемалары. Мәгълүмати технологияләр барлыкка килү һәм аларның үсешенә бәйле рәвештә кешенең фикерләү стиле үзгәрә. Соңгы ун елда дөньяны баскан гаджетлар эмоциональ, ягъни хискә бәйле элемтәләрне җимерә. Хәзерге балаларга башкаларга ярдәмгә килү кыенрак бирелә, аларның үзләренә дә андый ярдәмгә өмет итү мөмкинлеге чикләнә.
Аралашуга вакытның аз калуы, якыннарының матди байлык артыннан чабуы аркасында балалар эмоциональ ачлык кичерә. Кешенең аң-зиһенендә яңа күренеш – клип рәвешендә фикерләү пәйда булды.
–Элекке заманнар белән чагыштырганда, хәзер бездә халыкны матди яктан мөшкеллек кичерми дип әйтергә була. Күпчелекнең яшәргә йорты яки фатиры, автомобиле бар. Шулай да үсмерләр һәм яшьләр арасында үз-үзләренә кул салу очраклары булып тора. Мин бер нәрсә турында кайта-кайта уйлыйм: ни сәбәпле концлагерьларда тоткынлыкта яшәүчеләр, коточкыч җәзалаулардан котылып калу өчен, үзләрен юк итү юлын эзләмәгәннәр? Бүгенге җәмгыять әгъзаларында андый рухи ныклык юк сыман тоела. Гаделлек өчен көрәшүчеләр кимегәннән-кими бара кебек. Җәмгыять үзе үк андыйларны өнәми. Башкаларга ярдәм кулын сузу еш кына ул кешенең үзенә кыенлык булып әйләнеп кайта. Кешеләрдә рәхмәтле булу хисе кимеп бара, алар әйләнә-тирәдәгеләрнең язмышына битараф кала башладылар. Җәмгыятьтә рухи кыйммәтләр нинди тискәре үзгәреш кичерә соң?
–Психологик яктан караганда, сугыш вакытында үзенә бәйле булмаган объектив кыенлыкларга очраган кеше алдында, аларны җиңеп, исән калу максаты торган. Шунысы кызык: чын каршылыклар булганда, депрессиягә урын калмый, кеше фәкать килеп туган хәлдән чыгу юлын гына эзли. Аның башында ничек тә булса исән калу уе гына тора, монда инде психологик кичерешләргә, депрессиягә бирелеп торырга вакыт та, теләк тә булмый. Әгәр кешене вакыйгалар бөтен яктан китереп кыса икән, аннан котылу омтылышы кешенең яшәү мәгънәсенә әйләнә. Әгәр кешенең тормышында рухи мәгънә калмаса, ул аңа тәрбия белән салынмаса, тыелгысыз рәвештә материаль байлыкка омтылыш өстенлек ала.
–Күптән түгел генә караган «Вторжение» дигән фильм баштан чыкмый. Аның нигезендә баш геройның (архитектор ролендә Джуд Лоу) Босниядән качып килгән кыз (актриса Жюльет Бинош) белән булган мәхәббәт тарихы ята. Тормышында барысына да ирешкән архитекторның әлеге мавыгу сәбәбе – геройның профессиональ яктан гына түгел, шәхси тормышында да кризис кичерүе. Чөнки аның хатыны (актриса Робин Райт Пенн), кызының авыруы аркасында, депрессиягә төшкән. Героиня үзенең үзгәрүчән кәефен Скандинавиядә тууы белән акларга тели. Бу фильм юк җирдән уйлап чыгарылмаган дип уйлыйм. Кышын кояш сирәк күренә торган Төньяк илләренең кайберләренә хас күренеш бу. Ачык чыганаклардан белүебезчә, Швециядә, мәсәлән, 2018 елда суицид күренешен булдырмау буенча махсус программа эшләнгән, һәм шуның нәтиҗәсе илдә әлеге хәлнең кимүенә китергән.
– Бу уңайдан мин кыска һәм төпле бер фикер әйтер идем. Кешенең тормышында барысы да кирәгеннән артык җитеш булса, ул яшәү мәгънәсен югалта. Төрлечә эзләнә башлый һәм кайберәүләр аңа үз-үзенә кул салу белән нокта куя. Билгеле, ул үсмерләрдә башкача чагыла.
– Сезгә, Казанда билгеле психолог буларак, күптөрле психологик тайпылышлар белән очрашырга һәм аннан котылдыру юлларын эзләргә туры киләдер. Балалар арасында бу, әйтик, тотлыгу, буллинг, эмоциональ фон бозылу, ягъни кәеф тотрыксызлыгы һәм башкалар булырга мөмкин. Ә менә селфхарм дигән күренеш турында Интернетта беренче мәртәбә очраклы гына танышырга туры килде. Бәлкем, аннан укытучылар да хәбәрдар түгелдер. Укучылары белән көн дәвамында аралашучы буларак, педагог моңа һәвәс балаларның холкындагы нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә һәм ата-аналарга белдерергә тиеш?
– «Селфхарм» термины инглизчә self-harm сүзеннән ясалган. Ул үз-үзеңә зыян салу мәгънәсен бирә. Ягъни ниндидер эчке кичерешләр аркасында тәнеңне яралау. Әмма монда суицид ясау күз алдында тотылмый. Игътибарлы ата-аналар да, педагоглар да баланың холык-фигылендәге үзгәрешләрне сизми кала алмый. Үсмерләрдә агрессия барлыкка килү, аларның протест белдереп торулары, вакыйгаларның гел тискәре якларын гына эзләүләре, элекке хәлендә эшләгәннәрдән (әйтик, секциягә, түгәрәккә йөрү, дәрес әзерләү) баш тартуы ата-ананы да, укытучыны, бигрәк тә сыйныф җитәкчесен сискәндерергә тиеш. Үсмерлек яшендә балалар ата-аналары сүзенә азрак колак салучан, ә менә чит кешеләр фикеренә, шул исәптән педагогларга ышанучанрак була.
Селфхармның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бу – ата-аналар һәм яшьтәшләре белән катлаулы мөнәсәбәтләр, мәктәптә яисә ишегалдында буллинг (котыртып җәберсетү), җавапсыз мәхәббәт һ.б. Мәктәпләрдә әледән-әле скрининг (сәбәпсез беренчел тикшерү) тикшерүләре уздырып торалар. Шуның нәтиҗәләре буенча кайбер балаларны психологка җибәрүләре бар. Кайчакта укучысындагы үзгәрешләрне педагог үзе дә күреп ала. Менә шуны ваемсыз үткәреп җибәрмәскә, сәбәбен ачыкларга тырышу кирәк. Әгәр бала үзен тупас һәм тыңлаусыз тотса да аның асылына төшмичә туктау ярамый. Бу очракта иң яхшысы баланы яратуыгызны, аны кайгыртуыгызны ачык сиздереп тору мөһим.
Аянычка, селфхарм үсмерләр арасында модага кереп китте. Социаль челтәрләрдән күреп, кайбер балалар аны үзләрендә сынап карарга омтылалар. Кайберәүләр таныш-белешләренә охшарга тырышып та шундый адымга барырга мөмкин.
Гаиләдә селфхармга каршы тәрбия кечкенәдән башланырга тиеш дип саныйм. Гаилә әгъзаларының балаларында булган рухи теләкләрен һәм омтылышларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә торса, мондый хәлләргә тарымаслар. Һәрвакыт баланы ишетергә тырышу зарур. Ләкин бу аның кубызына бию дигән сүз түгел, билгеле. Әгәр инде балада селфхармга тартылу сизелә икән, әлеге халәтне психолог белән бергәләп анализларга туры киләчәк.
Хәзерге вакытта кайбер законнарны Эчке эшләр министрлыгы хезмәтен суицидка тартылган кешеләрнең мәгълүмат базаларына керерлек итеп үзгәртергә телиләр. Бу яхшылыкка илтерме, киресенчә булырмы – әйтүе кыен.
– Хәтта бармагы гына киселү дә кешедә көчле авырту тудыра. Әгәр үсмер моңа үз теләге белән бара икән, димәк, аның йөрәк ярасы бик зур дигән сүз.
–Баланың эчке авыртуы физик авыртудан көчлерәк булуы турында сөйли әлеге хәл. Шул ук вакытта бу үзенә игътибар юнәлтергә тырышу гына булырга да мөмкин.
Үз-үзеңә яра салу – кырыс үсмерләрнең холкындагы бердәнбер сәер күренеш түгел. Аның үсмер кызларда анорексия (ябыгу) дигәне дә бар. Гадәттә, ул ата-ананың баланы ишетергә теләмәве аркасында килеп чыга. Кызлар үзләрен хөрмәт итмиләр, аны тиешенчә бәяләмиләр дип уйлаганда шундый адымга барырга мөмкин. Ул – үзенә күрә протест, килешмәүчәнлекнең бер төре. Кайбер кызлар үзләрен матурлык стандартларына «кертү» өчен дә шундый юлга басып, сәламәтлекләренә зыян сала. Моңа телевидение һәм мода журналларының ябык модельләрне рекламалап торуы да этәргеч бирә.
–Үсмерләр арасында үз тәненә зыян салуның матди яктан тәэмин ителгән, әйтергә мөмкин, бай гаиләләрдә ешрак та очрап торуы гаҗәпкә калдыра. Юкса алар иң кыйммәтле гаджетларга ия, елына берничә мәртәбә чит илләргә ял итәргә йөриләр, тәмле ашыйлар, матур киенәләр, карточкаларына акча салынган... Хикмәт нәрсәдә соң?
–Дөрес әйтәсез: күп кенә бай гаиләләрдә балалар белән проблемалар килеп чыгып кына тора. Андый ата-аналар, балаларына игътибар күрсәтү, ял көннәрен бергә урманда, шугалакта уздыру урынына, аларны кыйммәтле бүләкләргә күмә. Акча яратуны алыштыра, янәсе. Бай ата-аналар бала караучы һәм репетиторның ата-ананы алыштыра алмавын аңлап җиткерми. Бала нинди генә гаиләдә үссә дә мәхәббәткә, аралашуга мохтаҗ. Менә шул җитмәү аның күңеленә психологик җәрәхәт сала.

Сөмбел ТАИШЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ