Сыйфат сүз төркемен гомумиләштерү
5 нче сыйныфта татар теле дәресе.
(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)
Айгөл ХӘБИБУЛЛИНА,
Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Максаты: сыйфат сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.
Фикер сәләтен үстерү максаты: аралашу күнекмәләрен, логик фикер йөртү сәләтен камилләштерү, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат: үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләре, туган телебезгә хөрмәт, төркемнәрдә дус-
танә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Предмет нәтиҗәлелеге: татар тел гыйлемендә сыйфат сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен танып белү.
Метапредмет нәтиҗәлелеге:
а) регулятив гамәлләр ныгый – уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап исем сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;
ә) коммуникатив гамәлләр ны-
гый – төркемдә һәм парларда эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;
б) танып белү гамәле ныгый – өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр.
Шәхси нәтиҗәлелеге: иптәшләре-
нә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү, үзүсеш өчен шарт тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.
Җиһазлау: 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. –
Казан: Татар.кит.нәшр., 2012, интерактив такта, презентация, таратма материал, мәкальләр язылган карточкалар.
Дәрес тибы: кабатлау дәресе.
Дәрес барышы
- Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы
- Дәресне оештыру моменты.
Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру. Яхшы кәеф теләп, дәресне башлау.
(1 нче слайд)
– Хәерле көн, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
– Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!
(Хәерле көн! Исәнмесез!)
– Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!
- Актуальләштерү.
(2 нче слайд. Видеоролик)
– Ә хәзер сезнең белән видеоролик карап китәрбез.
(Нәни балаларның туган тел турындагы фикерләре буенча ясалган ролик карала.)
– Укучылар, бу ролик нәрсә турында? (Туган тел, татар теле турында.)
– Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Чөнки аны һәркем белергә тиеш, әти-әни өйрәтә, Г.Тукайның «Туган тел» шигыре бар.)
– Әлеге роликтагы теманы
2021 нче ел белән ничек бәйләп була? (2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.)
(3 нче слайд)
– Афәрин, укучылар! Туган телебез турында бик күп матур әсәрләр иҗат ителгән, алар арасында иң күренеклесе – Г.Тукайның «Туган тел» шигыре. Әйдәгез, бергәләп шигырьне искә төшерик әле.
(4 нче слайд)
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.
– Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар итегез әле. Аларга сорау куегыз? (Нинди?)
– Ни өчен бу сүзләр нинди? соравына җавап бирә? (Алар предметның төрле билгеләрен белдерә.)
– Бу сораулар кайсы сүз төркеменең сораулары булып торалар? (Сыйфат сүз төркеменең сораулары.)
– Сыйфат сүз төркеме нинди? соравына гына җавап бирәме? (Юк, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.)
– Нәтиҗә ясыйбыз. Нинди? кайсы? cорауларына җавап биргән һәм предметның, затның төрле билгеләрен белдергән сүз төркеме ничек атала? (Сыйфат.)
- Уку мәсьәләсен кую.
(5 нче слайд. Тема)
– Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?
(Сыйфат сүз төркеме турында.)
– Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз, укучылар?
(Сыйфат турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне бәяләрбез һәм тикшерербез.)
– Укучылар, сезнең өстәлдә һәркайсыгыз алдында үзбәя карталары ята. Һәр биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез. Биремнең санын бас-
кычка язып куярсыз.
(6 нчы слайд. Критерийлар)
1 нче баскыч, үз эшем, җавапларым белән канәгать түгел, дигәнне аңлата.
2 нче баскыч, яхшырак та эшли, җавап бирә ала идем, дигәнне аңлата.
3 нче баскыч, кулымнан килгәннең барын да эшләдем, дигәнне аңлата.
3. | ||
2. | ||
1. |
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1 нче бирем
– Беренче биремебез түбәндәгедән гыйбарәт: сыйфатлар кулланып, туган телебез турында һәркем ике җөмлә яза һәм җөмләдә сыйфатларны билгели.
– Укучылар, биремне башкарып чыктыгызмы? Җавапларны тыңлыйк. (2–3 укучының җавабы тыңлана.)
– Үзегез язган җөмләләрдә сыйфатларны төшереп калдырып укыгыз әле. Җөмләләрегез матурмы? (Юк, сыйфатларсыз җөмләләр коры, тулы түгел.)
– Димәк, сыйфатлар безгә ни өчен кирәк? (Җөмләнең эчтәлеген тулырак, матуррак итеп бирү өчен.)
2 нче бирем (төркемнәрдә эш)
(7 нче слайд)
Һәр төркемгә рәсемнәр таратыла, укучылар шул рәсемнәр буенча «Милли кием – милләт йөзе» дигән темага 4–5 җөмлә яза, сыйфат һәм сыйфат ачыклап килгән сүзне билгели.
– Укучылар, әйдәгез, биремнең үтәлешен тикшерик. Һәр төркемнән кемнең киемендә сәдәбе күбрәк, шул җавап бирә (яки теләк буенча).
– Укучылар, сыйфат ачыклап килгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Исем.)
– Ул (сыйфат ачыклап килгән сүз) ничек атала? (Сыйфатланмыш.)
– Димәк, нәтиҗә ясыйк инде. (Сыйфат исем сүз төркемен ачык-
лап килүен һәм аның сыйфатланмыш дип аталуын әйтәләр.)
– Укучылар, әлеге рәсемдәге егет-кызлар сөйләшә белсә, нинди телдә сөйләшерләр иде? (Туган телләрендә – татар, рус, башкорт телләрендә.)
– Әйе, укучылар, һәр милләтнең үз туган теле, милли киеме, милли ризыклары, милли моңнары бар. Җир шарында яшәүче һәр милләт бер-берсенең туган телен, гореф-
гадәтләрен, милли традиция-
ләрен хөрмәт итеп яшәргә тиеш.
3 нче бирем (төркемнәрдә эш)
– Дәреслектәге 62 нче күнегүне төркемнәрдә башкарасыз. Иң элек һәркем хикәяне укып чыга, бергәләп хикәягә исем сайлый-
сыз, сыйфатларны билгелисез. Күнегүдәге таблицага нигезләнеп, сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләргә әзерләнәсез. (Төркемнәрнең җаваплары тыңлана. Сыйфат сүз төркеменең 4 дәрәҗәсе бар: гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе һәм кимлек дәрәҗәсе. Гади дәрәҗәнең күрсәт-
кече юк, чагыштыру дәрәҗәсе
-рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала, артыклык дәрәҗәсе иң, ап –
һ.б. кисәкчәләр ярдәмендә, кимлек дәрәҗәсе -гылт, -гелт, -кылт, -келт кушымчалары ярдәмендә ясала.)
(8 нче слайд)
Ял минуты
«Серле тартма» уены (тартмага дәреслектәге 60 нчы күнегүдәге табышмак-сораулар язып салына. Бию (татар, рус, башкорт бию көйләре) көенә укучылар бии, төрле хәрәкәтләр ясый, тартманы бер-берсенә бирәләр, көй туктагач, сорауга җавап бирәләр).
- Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)
- Ашка салсаң, тәм кертә, борынга керсә төчкертә. (Борыч)
- Төнлә карасаң – күп була,
Көндез карасаң – юк була. (Йолдыз)
- Алфавитта ү хәрефеннән соң килә торган хәреф. (ф)
- Сикереп төшә, бозны тишә. (Тамчы)
- Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
– Афәрин, укучылар, булдырдыгыз!
4 нче бирем
– Ә хәзер эшне парларда дәвам итәрбез. Сезнең алдыгызда мәкальләр язылган карточкалар бар, аларны укыгыз, сыйфатларны табыгыз һәм нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләгез. (Ачы
тел – зәһәр, татлы тел – шикәр; иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел; Күңеле турының теле туры; Сүзе хакның йөзе ак; Теле бозыкның күңеле бозык;
Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк; Туган телен кадерләгән халык кадерле була.)
– Укучылар, җавапларны тыңлап китик. Һәр парның җавабын тыңлыйк.
– Сыйфатлар җөмләнең кайсы урынында килгән? Алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгән? (Алар җөмләнең уртасында һәм ахырында килгән, җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килгәннәр.)
– Белемнәрне ныгыту өчен дә-
реслектәге кагыйдәне карап китик.
(30 нчы биттәге кагыйдә укыла.)
– Кайсы очракта сыйфат җөмләдә аергыч яки хәбәр булып килә? (Сыйфат предметның билгесен белдерә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч була; сыйфат, предметның билгесе турында хәбәр иткәндә, җөмлә ахырында хәбәр булып килә.)
– Укучылар, сез укыган мәкаль-
ләрдә уртаклык бармы? (Әйе, алар тел, сүз турында.)
– Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (Туган телне кадерләргә, матур,
әдәпле сөйләшергә.)
Модельләштерү. (8 нче слайд)
5 нче бирем. Сыйфат сүз төркеме буенча кластер төзү (төркемнәрдә эш)
– Без дәрестә сыйфат сүз төркеменең күп кенә үзенчәлекләрен күрдек, кабатладык. Ә хәзер сыйфат буенча дәрестә эшләгән барлык биремнәрне искә төшереп, бу сүз төркеме турында белгәннәребезне алдыбызда яткан ак битләрдә күрсәтербез. Ул нәрсәне белдерә, сораулары һ.б.ны түгәрәкләр эченә язарбыз.
– Һәр төркемнән бер укучы чыгып сөйли, ясаган модельләрен аңлата. (9 нчы слайд)
6 нчы бирем «Почмаклар». Дүрт почмакка туган тел турында шигырьләр эленә.
– Укучылар, сыйныфыбызда дүрт почмак бар. Аларда шагыйрьләребезнең туган телебезгә багышланган шигырьләреннән өзекләр (1 куплет) язылган. Кайсы шигъри юллар сезгә якынрак, шул почмакка барып басыгыз.
1 нче почмак
Рухи яктан үстерүче – туган тел,
hәр милләтнең бердәнбере булган тел.
Татар барда яшәр әле минем тел!
Ышана бит, инана бит күңел гел.
Рәзинә Мөхияр
2 нче почмак
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем – бәгърем, син ул, син!
Хәсән Туфан
3 нче почмак
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Наҗар Нәҗми
4 нче почмак
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
Энҗе Мөэминева
– Укучылар, әлеге шигъри юллардагы фикерләр турында яңа төркемнәрегездә фикер алышыгыз, автор позициясен билгеләгез, сыйфатларны табыгыз.
- Ә хәзер кемнәрнең чәче озынрак (һәр төркем дә билгеләнә)? Сүз сезгә!
(Укучыларның җаваплары тыңлана.)
III. Рефлексия, бәяләү этабы
- Рефлексия.
– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз:алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә кыенлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
- Үзбәя.
– Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез. Дәрес барышында билгеләп барган үзбәя карталарын карап, үзегезгә билгеләр куегыз. Үзбәяләрегез минем билгеләр белән туры килсә, аларны журналга куям.
- Өй эше.
(10 нчы слайд)
- Мәҗбүри өй эше (репродуктив) – дәреслектәге 63 нче күнегү. Шигырьне укыгыз. Сыйфатларны әйтегез, сыйфатларны антонимнары белән язып алыгыз.
- Ярым иҗади (конструктив) – әдәбият дәреслегеннән сыйфатлар кергән 5 җөмлә язарга.
- Иҗади – «Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Сыйфат дигән сүз төркеме яшәгән икән...» дип башланган әкиятне дәвам итәргә.
– Кадерле укучылар, без дәрестә туган телебез турында сөйләштек. Дәресебез ахырында «Туган телебезне саклау рецепты»н языйк әле.
(Тактада карточкалар бирелә: туган телебездә аралашырга, китаплар укырга, татарча бик сирәк сөйләшергә, туган телне өйдә генә кулланырга һ.б. укучылар туган телебезне саклау өчен кирәк дип тапканнарын сайлап тактага элә.)
– Туган телебезне саклау, үстерү өчен кайсылары кирәк, дип уйлыйсыз, сайлап алыгыз. Булмаганнарын өстәп язып куярга да мөмкин.
– Укучыларым, әлеге рецептны һәрчак истә тотыйк! Туган телебездә аралашып, башка телләрне дә өйрәнеп, хөрмәт итеп яшик!
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Комментарийлар