Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыга нәрсә ашатырга?

Мәктәп программасын үзләштерү балалардан бик зур акыл хезмәте сорый, бала организмы күп энергия сарыф итә.

Мәктәп программасын үзләштерү балалардан бик зур акыл хезмәте сорый, бала организмы күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә мәктәп укучысының дөрес туклану рационын төзегәндә моны истә тотарга кирәк.

Диетологлар әйтүенчә, мәктәп баласы көненә кимендә дүрт тапкыр тукланырга, иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында, һичшиксез, кайнар ризык ашарга тиеш. Үсә торган организм өчен кальций белән аксым чыганагы булган эремчек, сыр кебек сөт ризыклары куллану бик файдалы. Организмда кальций һәм фосфор дефициты булмасын өчен балык ризыкларын да онытмаска кирәк. Гарнир сыйфатында томалап пешерелгән яшелчәләргә (кәбестә, кызыл чөгендер, суган, кишер, кузаклылар, сарымсак) өстенлек бирсәгез, отачаксыз гына. Мәктәп яшендәге бала көн дәвамында ким дигәндә литр-литр ярым сыеклык эчәргә тиеш, ләкин ул газлы су түгел, ә җиләк-җимеш яки яшелчә соклары булсын.

 

Ата-аналар баласының көне буе мәктәптә ничек тукланганын контрольдә тота алмаска да мөмкин, ә менә иртәнге ашны әни кеше үзе хәстәрли. Баллы чәй, кайнатма, печенье сыман әйберләрдән кала, ипи, ботка (солы боткасы – иң яхшысы), макарон, яшелчә, алма кебек клетчатка белән пектинга бай ризыклар бала организмы өчен бик кирәк. Көн дәвамында бала аз гына күләмдә компот, чәй, ак ипи, печенье, конфет кебек әйберләр кабып куйса, әлеге углеводлар канга глюкоза килүен тәэмин итәчәк һәм, үз чиратында, акыл сәләтен арттырачак.

 

Витаминнар кайда яши?
А витамины – балыкта, диңгез продуктларында, абрикоста, бавырда. Күз күремен яхшырта, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
B1 витамины – дөгедә, яшелчәләрдә, тавык итендә. Нерв системасын ныгыта, хәтерне яхшырта.
B2 витамины – сөттә, йомыркада, брокколида. Чәчләрне, тырнакларны ныгыта, нерв системасына уңай йогынты ясый.
РР витамины – ипидә, балыкта, чикләвектә, яшелчәләрдә, иттә, киптерелгән гөмбәдә. Кан әйләнешен, холестеринны көйли.
В6 витамины – бөртеклеләрдә, йомырка сарысында, чүпрәдә, фасольдә. Нерв системасы, бавыр, кан ясалу системасына яхшы йогынты ясый.
B12 витамины – иттә, сырда, диңгез продуктларында. Кан ясалу, үзәк һәм периферик нерв системасына, буй үсешенә йогынтысы зур.
С витамины – гөләптә, баллы борычта, кара карлыганда, сырганакта. Иммун системасы, сөякләр өчен файдалы, яраларның тиз төзәлүенә ярдәм итә.
D витамины – балык бавырында, уылдыкта, йомыркада. Сөяк һәм тешләрне ныгыта.
Е витамины – чикләвек һәм үсемлек майларында. Күзәнәкләрне ирекле радикаллардан саклый, җенес һәм эндокрин бизләренә уңай йогынты ясый, картаюны акрынайта.
К витамины – шпинатта, салатта, кабачкида, ак кәчәнле кәбестәдә. Канның дөрес куеруын көйли.

 

"Гаилә һәм мәктәп" журналы, №5, 2016.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ