Логотип Магариф уку
Цитата:

Антибиотиклар кулланыргамы?

Хәзерге медицинаны антибиотикларсыз бөтенләй күз алдына китереп булмый. Төрле авыруларга сәбәп булган микробларны юк итә торган антибиотиклар дәвалау барышында күп чирләрне җиңәргә сәләтле.

Яз җитү белән, ОРЗ, салкын тию авырулары тагын да арта. Балаларның борыныннан ага, температурасы күтәрелә. Табиб төрле дарулар билгели башлый. Үтә көчле йогышлы авыруларны дөрес һәм зарарсыз дәвалау өчен җылы компресс кую, парлы ингаляция ясау, тамырларны тарайтып җибәрүче тозлы суны борынга сиптерү, вирусларга каршы препаратлар куллану да җитә.

«Антибиотиклар бөтенләй кирәк түгелмени соң?» – дип гаҗәпләнерсез. Беренчедән, антибиотиклар вирусларга берничек тә каршы тора алмый. Ул авыруны барлыкка китерүче бактерияләргә генә каршы торучан.

«Ә бит ОРЗдан соң бактериаль өзлегүләр дә була әле»,– диярсез. Әйе, шулай. Әмма статистик мәгълүматлар буенча, ОРВИ белән авырган барлык балаларның 7 проценты гына, чыннан да, антибиотикка мохтаҗ. Әлеге исемлектә колакның ялкынсынуы (отит), борын яны куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсынуы (синусит) һәм үпкә ялкынсынуы (пневмония) да бар. Балаларда еш була торган бронхит та йогышлы авырулар рәтенә кертелә. Аны дәвалау өчен антибиотик билгеләү – бөтенләй артык эш!

«ОРВИдан соң баланың хәле бактериаль инфекция белән катлауланмасын өчен алдан ук хәстәрен күреп, антибиотиклар билгеләнсә, яхшырак түгелмени?» – дип сорарсыз. Профилактик чара буларак кулланылган антибиотик отитны гына түгел, башка төрле йогышлы авыруларны да кисәтә алмый, микроблар үсешләрен дәвам итә. Күп кенә ата-аналар, баласы салкын тидерүгә үк, аңа кыйммәтле дарулар эчерә башлый. Әлеге даруларның организмга зыяны да җитәрлек бит. Әйтик, антибиотикка булган аллергиянең кайбер төрләре нәкъ менә ОРВИ йогынтысында барлыкка килә дә инде. Антибиотиклар баланың иммун системасын «йоклатып» җибәрә һәм бала авыруларга тиз бирешүчән була.

Шунысын да искәртик: контрольсез (әйтик, рецептсыз гына даруханәдән антибиотик сатып алу), аны еш һәм озак вакыт куллануда, кызганыч, микробларның препаратларга каршы тотрыклы булуына китерә. Әле күптән түгел генә өендә антибиотик кабул иткән балада инфекцияләр арта башлый, авыруны инде хастаханә шартларында тагын да көчлерәк резерв антибиотиклар белән дәвалау ихтыяҗы туа.

Америка амбулаторияләрендә мондыйрак плакатлар эленгән: «Йөткерә башладыгызмы? Борыныгыздан агамы? Тавышыгыз беттеме? Зинһар өчен, антибиотик кына кулланмагыз! Салкын тиюләрне дәваларга шәфкатьлелек тә җитә!» Бу язуларны безнең дәваханәләрдә дә эләргә вакыт.

ОРЗ вакытында табибтан антибиотик билгеләүне таләп итмәгез. Белеме һәм тәҗрибәсе булган педиатр антибиотикны кайчан, ничек кулланырга һәм кайчан кулланмаска икәнлеген дә яхшы белә.


Раушан МӘМЛИЕВ, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, фармаколог

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ