Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә Илдар Низамовның 90 еллыгын билгеләп үттеләр

Татар журналистикасында үз мәктәбе булган остаз, телнең һәр сүзенә, һәр авазына игътибарлы галим, парча жанрының үзенчәлекле остасы, йөзләгән шәкерткә юл күрсәткән мөгаллимебезне искә алдык.

Илдар Мәлик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә дөньяга килә. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган  фән эшлеклесе дәрәҗәләренә ирешә. Университетта татар журналистикасы өчен белгечләр әзерли, фәнни хезмәтләр яза, вакытлы матбугат белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аның каләменнән чыккан парчаларда кеше, табигать, туган җир, хәтер һәм гамь бербөтен булып үрелә. 1979 елда ул парчалар китабы белән Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

Аның гыйльми мирасында татар теленең кулланылышы, сөйләм культурасы, интонация, орфоэпия, орфография, журналистика теле кебек мәсьәләләр зур урын алып торды. «Ничек әйтергә? Ничек язарга?» хезмәтендә дә ул  язма сөйләм һәм телдән сөйләүнең үзенчәлекләрен тикшерә. Соңгы елларда «Матбугат.ру»да «Ана теле» рубрикасын алып барып, телдәге калькаларга, урынсыз сүзләргә, сөйләмдәге хаталарга игътибар юнәлтә иде.

Әмма галимнең исемен китаплар, дәреслекләр һәм фәнни хезмәтләр белән генә чикләү дөрес булмас иде. Илдар Низамов — иң беренче чиратта, сүзгә җан өргән укытучы. Әтнә район тырышлыгы белән оештырылган 90 еллык юбилей чарасы зур әһәмияткә ия булды.

Остазыбыз Илдар Низамовка багышланган юбилей чарасы Әтнәнең Чишмәле Сап авылындагы туган нигезендә Коръән уку мәҗлесеннән башланып китте. Аннары зиратта Илдар абыйның каберенә туганнары, коллегалары һәм шәкертләре чәчәкләр салды, якты хатирәләрен яңартты. Көннең икенче яртысында Әтнәнең Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында  фәнни-гамәли конференция булды. Биредә галимнең юбилее уңаеннан ел дәвамында  оештырылган конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып котладылар. Мәктәп укучылары һәм фәнни конкурста катнашкан укытучылар каршында университет галимнәре, Илдар абыйның коллегалары чыгыш ясады. Театр фойесында И. Низамовның хезмәтләре, төрле елларда дөнья күргән китапларыннан торган бай күргәзмә дә оештырылган иде.

Илдар Низамовның 90 еллыгына багышланган чарадан тулы репортажны тиздән “Мәгариф” журналыннан укый алачаксыз.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ