Китмәче, мөгаллим!
Әдәбиятны башлангыч сыйныф укытучысы өйрәтә, географиядән тарих белгече белем бирә, технология дәресен физрук алып бара. Сәбәбе дә билгеле: укытучылар җитми. Мөгаллимнәр ни өчен мәктәптән «кача»? Аларны тотып калу юллары бармы?
Мәктәпкә килсәң, 120 мең сум
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа уку елы башына республика мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми. Булганнарының да күбесе ике кеше эшләрдәй йөкне тарта. Башлангыч сыйныф укытучылары, математика, рус теле, физика, химия, чит телләр белгечләренә аеруча зур кытлык. Мөгаллимнәр җитмәүдән Казан, Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама районнары бигрәк нык интегә. Бераз алга китеп әйтәм: Лаеш районында яңа эшкә урнашкан яшь укытучыларга бер тапкыр 120 мең сум күләмендә түләү дә каралган! Ни кызганыч, хәтта мондый кызыксындыру чаралары да мөгаллимнәрне мәктәпкә тартып китерә алмый.
«Бәйгегә бармаган булсам, эшләр идем әле...»
Әгерҗе районыннан Ирек Рәхмәтуллин – мөгаллим гаиләсендә туып, укытучы һөнәрен яратып сайлаган, алай гына да түгел, бик күп мөмкинлекләре була торып та, кайчандыр авылда укытучы булып калган кеше. Берничә ел элек «Ел укытучысы» бәйгесендә республика буенча беренче унлыкка да керде. «Шул бәйгегә бармаган булсам, бәлки, мәктәптә тагын берничә ел эшләгән булыр идем әле, – ди ул. – Шуннан соң башланды... Чибәркүлгә «Макаренко укулары»на җибәрделәр, әллә ничә тапкыр Казанга чакырдылар. Республикакүләм август конференциясендә чыгыш ясарга туры килде. Болар барысы да бер ел эчендә. Шуның өстенә, мин – завуч. Отчёт-планнардан беркем азат итми. Яңа уку елы башында завучлыкны ярты ставкага калдырып, хезмәт хакының икеләтә ким, ә эшнең шул ук буласын белгәч, эштән киттем. Мәктәптәге кәгазь боткасына күмелеп ятудан күптән туйган идем инде».
«Мәктәптә эшләүнең уңай ягы – ике айлык җәйге ял», – ди Ирек Рәхмәтуллин, уенын-чынын бергә кушып. Ә укытучыларның мәктәптән качу сәбәбен менә нәрсәдә күрә ул: «Җитәкчеләр укытучыны кәгазьгә күмеп куйды. Җәмгыять мөгаллимнең дәрәҗәсен төшерде. Шуның өстенә, укытучының хезмәт хакы да мактанырлык түгел».
«Китүемнең төп сәбәбе – һөнәри «яну»
Бу фикер белән Лаеш районы Габишево бистәсеннән бер ел элек эшен ташлаган укытучы Регина Фәйзуллина да килешә. «Мәктәптән китүемнең төп сәбәбе – һөнәри «янудыр». Эштән кәефсез кайтам, өйдә беркем белән сөйләшәсем килми. Бөтен энергиям мәктәптә кала. Балалар әниләрен күрми үсә. Күргән очракта да мин һәрчак усал, борчулы. Боларны бизмәнгә салып үлчәдем дә 10 ел яратып башкарган эшемнән китәргә булдым. Ә икенче сәбәбе – түбән хезмәт хакы. Укытучылар күп вакытларын мәктәптә уздыра, хәтта шунда яши, дию дә ялгыш булмас. Документлар тутыру, һәр балага игътибар бүлеп бирү – күп көч сорый торган эш. Моның өчен яхшы хезмәт хакы түләргә тиешләр. Бүгенге кебек түгел!»
Яратмыйча ярамый
Мәктәптән бөтен мөгаллимнәр кача, дип уйлау дөрес түгел, әлбәттә. Йөз төрле башка вариант сайлау мөмкинлеге булып та, мәктәптә калучылар бар. Шундыйларның берсе – Түбән Кама шәһәреннән 28 ел хезмәт стажы булган Гөлшат Сабирҗанова. «Яшермим, минем дә эштән китәргә планлаштырган вакытларым булды. Ләкин ныклабрак уйлаганнан соң, башка җиргә эшкә урнашып, җансыз предметлар белән эшләүнең нәтиҗәсе, рәхәте юктыр сыман тоелды, – ди ул. – Минем өчен мәктәптә балаларның елмаеп каршы алулары, килеп кочаклаулары, җылы мөнәсәбәтләре укытучылыкның бөтен авырлыкларын читтә калдыра, ахрысы».
Бүген авыр хезмәткә дәүләт күбрәк яшь белгечләрне җәлеп итәргә тырыша. Узган елның 1 сентябреннән педагогик уку йортларының югары курсларында белем алучыларга мәктәпләрдә эшләргә рөхсәт бирделәр. Бәлки, аларны төрле ярдәм чаралары белән кызыктырып та буладыр. Кайчан да булса укытучы кәгазь боткасыннан да котылыр, дигән өмет тә бар. Җәмгыять, тырышса, мөгаллимнең дәрәҗәсен дә берникадәр үстерә аладыр әле. Тик бер әйбер бары тик мөгаллим кулында, дөресрәге, күңелендә: ул да булса – балаларны ярату. Шунсыз мәктәптә эшләү мөмкин түгел. Укытучыга, нәкъ җырдагыча: яратмыйча ярамый!..
ГМ белешмәсе
Татарстанда яшь укытучыларга мондый ярдәм чаралары бар:
* беренче өч елда ай саен өстәмә түләү;
* сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү;
* авыл җирендә эшләүче педагогларга җылылык, ут өчен түләү буенча компенсация;
* яңа эшкә урнашучы яшь белгечләргә Лаеш районында – 120 мең сум, Азнакайда – 50 мең сум, Сарманда – 25 мең сум, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында – 10 мең сум, Әгерҗедә 8 мең сум күләмендә җирле бюджеттан бер тапкыр түләү;
* «Безнең яңа мөгаллим» гранты кысаларында 200 укытучы 3 ел дәвамында 10 мең сум күләмендә өстәмә хезмәт хакы ала.
Сан
«Мөгаллим һәм остазлар елы»нда, Татарстан Республикасы Рәисе карары белән, мөгаллимнәргә 36 мең яңа ноутбук сатып алынган.
Рамилә Уваяева язмасы
Комментарийлар